Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәртип бозып, үзләре озайталар

Узган айда җинаять-башкару инспекциясе тәкъдиме белән, суд карары нигезендә, райондагы дүрт кешегә сынау сроклары озайтылды.

Россия УФСИН җинаять-башкару инспекциясенең ТР буенча Спас район филиалы инспекторы Антон Садилин хәбәр иткәнчә, моның сәбәбе - бу кешеләрнең җәмгыятьтән аермыйча гына җәза шартларын даими рәвештә бозып торулары. Җинаять кылу аркасында китергән зыян өчен бик зур әҗәте булган берәүгә ике ай эчендә эшкә урнашу бурычы йөкләнгән була.
Бу кешеләрнең барысы да берничә тапкыр хөкем ителгән, алар озак вакыт профилактик учётта торалар. Кайберәүләре моңа кадәр иректән мәхрүм ителсәләр дә, үзләре өчен тиешле нәтиҗә ясамаганнар.
Судка тагын сынау срогын озайту һәм өстәмә бурычлар йөкләү турында алты тәкъдим җибәрелде. Ә ел башыннан алып, үзләренә йөкләнгән бурычларны һәм тыюларны систематик рәвештә башкармаган өчен сынау срогы уннан артык кешегә озайтылган, контрольне көчәйтү максатында алты кешегә өстәмә бурычлар йөкләнгән, бер хатын-кызга шартлы хөкем карары иректән мәхрүм итү, ә икенче берәүгә төрмә урынына мәҗбүри эш бирелде.
Монда уңай мисаллар да бар. Мәсәлән, бер кеше яхшы тәртибе өчен җәзадан вакытыннан алда азат ителгән.
Гомүмән, быел 60тан артык кеше җәмгыятьтән аермыйча гына җәза бирүгә тартылган. Инспекциядә исәптә хәзерге вакытта 60тан артык кеше шартлы рәвештә хөкем ителгән, 9 кеше - мәҗбүри эшкә, ә 3 кеше төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Бер хөкем карарын башкару срогы кичектерелеп тора.
Җәмгыятьтән аермыйча гына җәза биреп, суд җинаятьчеләргә төзәлү юлына басарга, тормышларын җайларга мөмкинлек бирә. Ә бу мөмкинлектән ничек файдалану кешенең үзеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия УФСИН җинаятьбашкару инспекциясе