Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үткән сугыш кайтавазы”

Ямбакты урта мәктәбе базасында район музыка фестивале булды, традиция буенча анда укучылар да катнашты.

Ул инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм чираттагы Бөек Җиңү бәйрәменә багышланды. Билгеле, бу вакыт эчендә шактый тәҗрибә тупланганлыктан, катнашучылар һәм педагоглар репертуар сайлауга бик җитди карадылар. Зур патриотлык җыр бәйрәменә әверелгән бу чараны хәзерләүдә ямбактылылар зур эш башкарды.
Фестивальдә укучылар башкаруында заманча җырлар да, бирелгән темаларга сугыш чоры җырлары да яңгырады. Чарада 16 белем бирү мәктәбеннән 54 укучы катнашты. Алар өч - "Вокал-соло", "Вокаль дуэт" һәм "Вокаль ансамбль" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
"У деревни Крюково" җырына иң яхшы инсценировка ясаган өчен гран-при Өчкүл мәктәбе иҗат коллективына (җитәкчесе Евгения Сидорова) тапшырылды.
"Вокал-соло" номинациясендә беренче урынны Антоновка, Ямбакты һәм Чәчәкле мәктәбеннән Мария Чегодаева, Диләрә Сафина һәм Сиринә Рәхимова алды. Икенче урында - Танкеевка, Ким һәм Бураково мәктәбе укучылары Ләйсән Хисаметдинова, Алёна Романова һәм Ксения Белова. Өченче урында - Аграмак, Полянка һәм Урта Йорткүл мәктәбеннән чыгыш ясаучы Александра Филиппова, Дмитрий Семёнов һәм Алия Вәлиева.
Вокаль дуэтлар арасында Иске Рәҗәп укучылары Лилия Минсафина белән Эльвира Гыйльметдинова җиңеп чыктылар. Икенче урынны кадет мәктәп-интернатыннан Александр Битунов белән Егор Ефимов һәм Гусихадан Никита Комаров белән Елизавета Заварихина дуэты бүлеште, өченче урынга Кимнан Ангелина Заказникова белән Анастасия Афанасьева чыкты.
Ансамбльләр арасында исә мәгълүмати-методика үзәге методисты Маргарита Маркова җитәкчелегендәге жюри беренче-икенче урыннарны беркемгә дә бирмәскә булды, ә өченче урынга Урта Йорткүл һәм Красная Слобода коллективлары лаек булды.
Барлык конкурсантларга - дипломнар, ә җиңүчеләргә моннан тыш, бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музыка фестивале