Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиешле тәртиптә башкарылачак

Россия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе 2011 елның 4 декабренә билгеләнгән РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны хәзерләү һәм үткәрү буенча чараларның календарь планын раслады.

Газизулла ӘХМӘТҖАНОВ,
район территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Документта закон нигезендә сайлау участокларын оештыру, сайлаучылар исемлеген төзү, участок сайлау комиссияләрен формалаштыру, агитация һәм башка чаралар үткәрүнең төгәл сроклары билгеләнде. Сайлау процессы белән кызыксынган һәр кешегә аның әһәмиятле якларын белү файдалы булыр.
Безнең комиссия белән килешенеп, район башлыгы 14 октябрьдән дә соңга калмыйча сайлау участокларын оештыру турында карар кабул итәргә, аны 19 октябрьдән дә соңга калмыйча бастырып чыгарырга кирәк.
4 октябрьгә кадәр җирлек башлыклары территориаль комиссиягә сайлаучылар турында мәгълүматлар тапшырдылар. Аның нигезендә, 12 ноябрьгә кадәр тиешле формада сайлаучылар исемлеге хәзерләнергә, ә икенче көнне бу документларның беренче нөсхәләре кешеләр таныша алсын, кирәге чыккан очракта төзәтүләр кертү өчен (моны 25 ноябрьгә кадәр эшләргә кирәк) участок сайлау комиссияләренә җибәрелә. 3 декабрьдә 18 сәгатьтән соңга калмыйча участок сайлау комиссиясе рәисләре һәм секретарьлары тикшерелгән исемлекләргә кул куярга тиеш.
Участок сайлау комиссияләрен төзү әһәмиятле һәм җаваплы чара, алар районда 39 булачак. Сайлау участоклары төзегәннән соң унбиш көн эчендә территориаль комиссия аларның составына кандидатуралар буенча тәкъдимнәрне тикшерәчәк. Тәкъдимнәр сайлауда катнашырга рөхсәт ителгән сәяси партияләр, җәмәгать оешмалары, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары, яшәү, эшләү, уку, хезмәт итү урыны буенча сайлаучылар җыелышы тарафыннан кертелә.
4 декабрьдә кайбер муниципаль берәмлекләрдә вәкаләтле органнарга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үткәрелгәнлектән, шуны әйтергә кирәк: җирлек Советы депутатларына кандидатлардан документлар территориаль сайлау комиссиясенә 24 октябрьдә 18 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.
Агитация чоры кандидатларны күрсәткән көннән башлап, тавыш бирергә бер көн алдан төгәлләнә. Ә массакүләм чараларда 5 ноябрьдән алып 3 декабрьнең 00 сәгатенә кадәр дәвам итә. Эфирга чыгу, материалларны бастырып чыгару датасын, вакытын билгеләү өчен 3 ноябрьдән дә соңга калмыйча җирәбә салу үткәрелә. Сәяси партияләр 3 ноябрьгә кадәр Россия Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетенендә тәртип санын билгеләү максатында җирәбә салу үткәрәчәк. (Муниципаль орган депутатлыгына кандидатлар алфавит тәртибендә урнаштырыла).
Әгәр гражданин теге яки бу сәбәп аркасында даими яшәү урыныннан китеп, сайлауларга кайтып җитә алмаса, үзенең сайлау хокукын ул (Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча) исәптән төшү таныклыгы буенча башкара ала. Таныклыкларны 19 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр - территориаль сайлау комиссиясе, ә соңрак - участок сайлау комиссияләре бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев