Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда җир законнары бозыла

2012 елда Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе җир законын бозуның 11 меңнән артык очрагын ачыклады, аларның күпчелеге - җир участогын рөхсәтсез алу яки аны җирдән файдалану хокукы бирүче документларны тиешенчә рәсмиләштермичә генә файдалану.

2012 елда мондый закон бозу очракларының күбесе Казанда теркәлде - 986. Спас районында шундый 74 очрак теркәлгән.
Җир законын юридик затлар да, физик затлар да боза, шулай да күбрәк моны гади гражданнар эшли. Татарстанда җир участогын рөхсәтсез алган яки аны тиешенчә рәсмиләштерелгән документлардан башка файдалануга бәйле 7290 бозу очрагының 6187 очрагы физик затлар тарафыннан эшләнгән. Спас районында теркәлгән 74 закон бозуның 73е - физик затларга карый.
Кагыйдә буларак, җир участокларыннан законсыз файдалану аны тотып алу, биналар һәм корылмалар төзү, җиргә аның законлы хуҗаларын, контрольдә тотучы органнарны кертмәүдән һәм башкадан гыйбарәт.
РФ административ хокук бозулар Кодексының 7.1 маддәсендә, хокук бозуның бу төре өчен штраф рәвешендә административ җәза бирү каралган. Гражданнар өчен бу сумма - 500 сумнан бер мең сумга кадәр, җаваплы кешеләргә - 1000 сумнан 2000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 10000 сумнан 20000 сумга кадәр.
Узган ел, мәсәлән, Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсенең дәүләт җир инспекторлары бу маддә буенча 6 миллион сумнан артык суммага штраф салганнар.
Моннан тыш, гаеплене административ җаваплылыкка тарту аңа билгеләнгән штрафны түләтүне юкка чыгармый. Шулай итеп, рөхсәтсез алынган җир участогын кире кайтатырга, аны хуҗасы, кулланучысы, арендаторы, хакимият органы яки җирле үзидарә органы куллана алырлык хәлгә китерергә кирәк.
Игътибар
Җир законын бозуга кагылган барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсенең Спас районы бүлегенә (Болгар шәһәре, Вахитов урамы, 35нче йорт) мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефон 31-0-34, 39-3-64.
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев