Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тагын бер йортта өй туйлары булачак

Шәһәрдәге элеккеге 2нче урта мәктәп (хәзер "Родничок" балалар бакчасы) янында өч катлы тагын бер торак йорт төзелеп килә.

Фатирларның бер өлешендә Болгар авылыннан күченүчеләр яшәячәк, калганы исә ипотека буенча бирелергә тиеш. Кыскасы, фатир ачкычларын тантаналы шартларда тапшыру көненә аз вакыт калып бара.
Өченче катның стенасын да инде өеп бетергәннәр. Астагы катларда электр чыбыкларын монтажлыйлар, штукатур эше алып баралар. Беренче кат тулысынча әзер дияргә була, икенчесендә дә вак-төяк эшләр генә калган.
Өйгә суны да күптән үткәргәннәр, канализация торбалары тоташтырылган, бу көннәрдә белгечләр фатирлардагы үткәргеч системаларны тоташтыру белән мәшгуль. Стеклопакетларны да урнаштыра башлаганнар.
Яңа йортны "Стройдорсервис" җәмгыяте белгечләре төзи. Бүген биредә 10 ташчы, 7 штукатур-маляр эшли. Алар йортны билгеләнгән вакытта тапшырырга тырышалар.
Шунысын да әйтергә кирәк, төзүчеләр өчен тиешле шартларның барысы да тудырылган. Алар элекке мәктәпнең бер бинасында яшиләр. Махсус вагонны ашханә итеп җайлаганнар, эшчеләр кайнар аш белән тәэмин ителә. Юыну өчен душ кабиналары да урнаштырылган.
Яңа объектка төзелеш материалларын тоткарсыз китереп торалар.
Рәсемдә: (сулдан уңга) ташчылар бригадиры Вәгыйз Садретдинов, штукатур-малярлар бригадиры Минзәлия Насыйрова, мастер Айдар Фатыйхов.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев