Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатлы чәчүлек уңышның нигезе ул

Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны тиз арада җыеп алдылар. Хәзерге вакытта хуҗалыклар киләсе ел уңышы өчен чәчүлек орлыгын хәзерләү белән мәшгуль.

Николай Смирнов,
Спас районында "Россельхозцентр" ФДУ бүлеге баш агрономы.
Сыйфатлы итеп хәзерләнгән чәчүлек орлыгы авыл хуҗалыгы культуралары уңышын 10-20 процентка арттыра, бу һәркемгә мәгълүм. Исәпләүләр буенча, киләсе елда язгы чәчүне уңышлы үткәрү өчен 7070 тоннага якын чәчүлек материалы кирәк булачак. Бүгенге көндә хуҗалыкларда сабан культуралары, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралар орлыгы тиешле күләмдә саклауга салынган.
Чәчүлек материал тиешле чәчү кондициясенә җиткерелә. Аның ГОСТ таләпләренә туры килүен тикшерү башланды. Октябрь ае мәгълүматлары буенча, 84 проценттан артык чәчүлек орлыгы тикшерелгән, аның 97 проценты таләпләргә туры килә. Шулай ук 111,5 тонна элиталы чәчүлек орлыгы бар, 5564 тонна орлык беренче һәм икенче репродукциягә карый.
Чәчүлек материалын хәзерләүгә Александр Планин, Ольга Сёмушкина крестьян (фермер) хуҗалыкларында җаваплы карыйлар, Владимир Марянин хуҗалыгы, "Болгар Арыш" һәм башка хуҗалыклар аны даими яңартып торалар. Шул ук вакытта тикшерүләр барышында 200 тоннага якын кондициясез чәчүлек орлыгы барлыгы ачыкланган. Алар күбесенчә чүплелеге аркасында тиешле таләпләргә туры килми.
"Орлыкчылык турында" федераль закон нигезендә, чәчүлек орлыгының сортын һәм чәчүлек сыйфатларын раслаучы документлары булган районлаштырылган орлыклар гына кулланырга кирәк. Чәчүлек материалы дәүләт стандарты таләпләренә туры килергә тиеш. Ләкин еш кына саклауга чыгышы билгеле булмаган, бернинди документсыз орлыклар салына. Мондый фактлар Ислам Хәйдәров, Камил Корбангалиев крестьян (фермер) хуҗалыкларында һәм тагын берничә урында ачыкланды. Шулай ук чәчүлек орлыгын саклый торган складларда амбар корткычларының үрчү очраклары да бар. Чәчүлек орлыгын хәзерләү һәм саклау таләпләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылган, кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелеп, аларны бетерү контрольгә алынган.
Сыйфатлы районлаштырылган чәчүлек орлыгы - югары уңыш гарантиясе. Шуңа күрә аларны хәзерләүнең һәр этабын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп, зур җаваплылык тоеп үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев