Күптән түгел районның алдынгы сыер савучылары һөнәре буенча иң осталарны билгеләү өчен Екатериновка авылы фермасына ярышка җыелдылар. Нәтиҗәдә шушы хуҗалык сыер савучысы Гөлчәчәк Гыйльманова иң оста һәм әзерлекле сыер савучы дип табылды.
Олег ПАХОМОВ
Озак кына үткәрелми торганнан соң, моннан өч ел элек бу ярышларны тагын оештыра башладылар. Әйтергә кирәк,...
Күптән түгел районның алдынгы сыер савучылары һөнәре буенча иң осталарны билгеләү өчен Екатериновка авылы фермасына ярышка җыелдылар. Нәтиҗәдә шушы хуҗалык сыер савучысы Гөлчәчәк Гыйльманова иң оста һәм әзерлекле сыер савучы дип табылды.
Олег ПАХОМОВ
Озак кына үткәрелми торганнан соң, моннан өч ел элек бу ярышларны тагын оештыра башладылар. Әйтергә кирәк, сыер савучылар анда теләп катнашалар һәм үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтергә тырышалар. Бер үк вакытта алар тәҗрибә дә алышалар, терлекләрне асрау һәм терлек авыруларын профилактикалау буенча бик кирәкле киңәшләр алалар.
Конкурс терлекчеләр эшенең олы хөрмәткә лаек булуын тагын бер кат ассызыклап үтәргә мөмкинлек бирә, диде район башлыгы Камил Нугаев үзенең сәламләү сүзендә. Яңгыр дими, салкын дими алар иртә таңнан торып фермага ашыгалар. Авырлыкларга карамастан, күпләр үзләре сайлаган һөнәргә гомере буе тугры кала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, терлекчелек буенча консультант Рәүф Вафин да терлекчеләргә җылы сүзләр әйттеләр.
Конкурс берничә этаптан торды: теория өлеше, саву аппаратларын сүтеп җыю һәм сыер савып күрсәтү. Конкурсантларга беренче этапта кыенрак булды, аларга ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һөнәри белем таләп иткән төрле сораулар бирделәр. Күпчелек сыер савучылар бу сорауларга дөрес җавап биреп, өстәмә балл җыйдылар. Җиңүчене санамаганда, башка конкурсантлар да сынатмады. Алар арасында "Авангард" җәмгыятеннән Равия Абдрахманова һәм аның кызы Гөлия Сафина, Сергей Юрков хуҗалыгыннан Наталья Мартынова, Александр Выжлов крестьян (фермер) хуҗалыгыннан Наталья Выжлова, Дамир Хәмидуллин хуҗалыгыннан килгән бердәнбер ир-ат сыер савучы Минсалих Гыйльфанов һәм башкалар бар иде.
Гөлчәчәк Гыйльмановага беренче урын өчен акчалата премия тапшырылды. Ул саву аппаратын 4 минут 54 секунд эчендә сүтеп җыйды, ә башка конкурсантларга бу биремне башкару өчен 6 минут кирәк булды. Икенче урынга Каюм Нургалиев хуҗалыгыннан - Вера Битунова, өченче урынга Андрей Синицин хуҗалыгыннан Наталья Королева чыкты. Любовь Спиридонова крестьян (фермер) хуҗалыгы сыер савучысы Татьяна Пантелеева, Илшат Габидуллин КФХсыннан Зөлфия Әхмәдиева да уңай яктан билгеләп үтелде. Аларга район башлыгы шулай ук акчалата премияләр тапшырды.
Конкурс тәмамлангач, район ветеринария хезмәте белгече Людмила Власова сыер савучыларга мастит авыруын вакытында ачыклау, аны булдырмый калу һәм дәвалау алымнары турында сөйләде.
Шулай ук тантаналы өлештә конкурста катнашучылар хөрмәтенә үзешчәннәр концерт куйды.
Автор фотолары.
(Тулырак репортажны безнең www.spas-rt
сайтында укырга мөмкин).
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев