Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районы шәхси хуҗалыкларына ничек ярдәм итәргә?

Мөгезле яшь терлекләр үстергәндә тотылган чыгымнарны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елда мөгезле яшь терлек сатып алганда тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтару өчен шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү тәртибен раслады. Бу максатлар өчен безнең районга 1290 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Олек ПАХОМОВ Иң әүвәл...

Мөгезле яшь терлекләр үстергәндә тотылган чыгымнарны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елда мөгезле яшь терлек сатып алганда тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтару өчен шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү тәртибен раслады. Бу максатлар өчен безнең районга 1290 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Олек ПАХОМОВ
Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк, бу чара савым сыерларның баш санын, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү һәм табыш алуны күздә тотып эшләнгән.
Субсидияләр яңа сатып алынган һәр танага 15 мең сум исәбеннән, әмма бер хуҗалыкка бары тик биш башка гына бирелә. Бу очракта да малларны сатып алган бәянең 50 процентыннан артып китмәгән күләмдә каралган. Субсидияләрне алу өчен ярдәмче хуҗалыклары булган кешеләр авыл һәм шәһәр җирлекләре башкарма комитетларына түбәндәге документларны җыеп тапшырырга тиеш:
- субсидия бирү турында түләү реквизитлары, почта адресы күрсәтелгән гариза һәм малларны сатып алган көннән башлап 5 ел дәвамында саклау турында йөкләмә;
- 2015 елда авыл хуҗалыгы оешмаларыннан таналар сатып алуга тотылган чыгымнарны раслаучы документлар (сатып алу-сату килешүләре, счет-фактура, товар накладнойлары, түләү документлары, ветеринария белешмәләре һәм таныклыклар, сатып алу өчен малларның исеме һәм яше күрсәтелгән кабул итү-тапшыру актларының күчермәләре, чагыштырганнан соң оригиналлар гариза тапшыручыга кире кайтарыла, күчермәләр исә авыл һәм шәһәр җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре тарафыннан раслана):
- 2015 елның 1 гыйнварына һәм мөгезле яшь терлекләр сатып алганнан соң шәхси ярдәмче хуҗалыкларның исәбе турында җирлек башлыгы раслаган хуҗалык кенәгәсенең күчермәсе;
- төзелгән йөкләмә вакыты узганчыга кадәр таналар үлгән яки авыру сәбәпле чалынган очракта, шәхси хуҗалыклар башкарма комитетларга тиешле тәртиптәге ветеринария белешмәләре һәм малларны бракка чыгару актлары тапшыралар.
Башкарма комитетлар гаризаларны тапшырылган көнне үк махсус журналда теркәргә һәм ун көн эчендә тиешле таләпләр нигезендә карарга, аннары субсидияләр бирү өчен түләү ведомостьләре һәм махсус форма буенча белешмә-расчетлар әзерләргә һәм аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырырга тиеш. Документлар тулы булмаган очракта һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тиешле шартларга туры килмәсә, тапшырылган документлар кабул ителми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе егерме көн эчендә документларның тиешле таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерә һәм субсидияләр бирү яки бирмәү турында карар чыгара. Аннары мәгълүматларны гомумиләштерә, барлык районнар буенча субсидияләр турында белешмә-расчетлар төзи һәм инде аларны министрлыкка тапшыра. Министрлык югарыда атап үтелгән сәбәпләргә нигезләнеп,
субсидияләр бирүдән баш тартырга да мөмкин. Бюджет йөкләмәләре лимиты булмау да субсидияләр бирмәү өчен сәбәп булып тора. Министрлык бюджет акчасын күчергәннән соң авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе субсидияләрне биш көн эчендә шәхси хуҗалыкларның банклардагы исәп-хисап счетына күчерә.
Әгәр субсидияләрнең максатчан файдаланылмавы һәм дөреслеккә туры килмәүче мәгълүмат, башка документлар тапшырылганлыгы ачыкланса, билгеләгән тәртип нигезендә субсидия акчасы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган тиешле таләп нигезендә алтмыш көн эчендә бюджетка кире кайтарылырга тиеш. Акча ирекле рәвештә кире кайтарылмаса, бу очракта инде мәсьәлә суд аша хәл ителәчәк.
Фото: http://rbesson.pnzreg.ru/main_news/2014/07/23/15114973

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев