Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районы дин вәкилләре "Хәтер бакчасы" акциясендә катнаштылар

Акция Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлана.

Кичә Спас районында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган чираттагы «Хәтер бакчасы» акциясе узды.

Приволжск поселогы территориясендә агач утыртуда Спас районының христиан һәм мөселман руханилары, шул исәптән Спас һәм Әлки районнары благочинные протоиерей Андрей Зиньков, Болгар һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт Минсәгыйр катнашты.

Дин вәкилләре җирле урманчылык тарафыннан бирелгән нарат үсентеләрен утырттылар.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» акциясе Россиядә инде өченче ел үткәрелә. Бу вакыт эчендә ике миллионнан артык үсенте утыртылды. Хәзерге вакытта акциягә 50 ерак һәм якын чит ил кушылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев