Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме турында положение

Хәзерге вакытта «Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен булдыру турында мәсьәлә хәл ителә. Шуңа бәйле эшләнгән проектны без фикер алышу һәм өстәмәләр кертү өчен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Проект буенча тәкъдимнәрне һәр кеше кертә ала. Аларны район Советына яки аның рәсми сайтына җибәрергә мөмкин. Проект 1. Гомуми положениеләр «Спас муниципаль...

Хәзерге вакытта «Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен булдыру турында мәсьәлә хәл ителә. Шуңа бәйле эшләнгән проектны без фикер алышу һәм өстәмәләр кертү өчен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Проект буенча тәкъдимнәрне һәр кеше кертә ала. Аларны район Советына яки аның рәсми сайтына җибәрергә мөмкин.

Проект

1. Гомуми положениеләр

«Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме аңа лаек булган кешенең икътисад, промышленность һәм авыл хуҗалыгы, мәдәният, сәнгать, тәрбия һәм белем бирү, сәламәтлек саклау, тирә-як мохитне саклау һәм экология иминлеген саклау, хәйрия һәм башка төр эшчәнлекнең законлылыгын тәэмин итүдә һәм Спас муниципаль районы үсешенә, республика һәм аның чикләрендә аның абруен күтәрү өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтә.

«Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме Спас муниципаль районы гражданнарына бирелә, шулай ук Спас муниципаль районы алдында хезмәтләре өчен Россия Федерациясенең башка гражданнарына да бирелергә мөмкин.

«Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме район башлыгы, милек формасына карамыйча, муниципаль район территориясендә эшләп килүче предприятие, учреждение һәм җәмәгать оешмалары инициативасы буенча Спас муниципаль район Советы карары нигезендә бирелә.

«Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме гражданинга үлгәннән соң да бирелергә мөмкин.

2. Исемне бирү тәртибе

Спас муниципаль районы территориясендә урнашкан предприятие, учреждение, җәмәгать оешмасы коллективлары Спас муниципаль районының башкарма комитетына кандидатка «Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исемен бирү турында ходатайство һәм аның Спас муниципаль районы алдында казанган уңышлары билгеләп үтелгән характеристика тапшыралар.

«Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исемен бирү турында Спас муниципаль районы Советы проекты иң уңган кешеләрне район Мактау тактасына кертү буенча даими комиссия карары нигезендә хәзерләнә.

«Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исемен бирү турында карар район массакүләм чараларында басыла.

Спас муниципаль районы башлыгы яки аның вәкаләтле кешесе Спас муниципаль районының Советының мактаулы исем бирү турындагы карары үз көченә кергәннән соң ике атна эчендә тантаналы шартларда «Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» таныклыгын тапшыралар.

Кешеләрнең фоторәсемнәре, «Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме таныклыгының күчермәсе һәм район Советы карары туган якны өйрәнү музеена тапшырыла.

«Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеменә лаек булган кешеләрне Спас муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты дәүләт бәйрәмнәре һәм башка бәйрәмнәргә багышланган барлык чараларга, Спас муниципаль районындагы башка мөһим вакыйгаларда катнашу өчен чакыралар.

3. «Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеменә лаек булучының хокукый статусы

«Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеменә лаек булган кеше түбәндәге хокуклардан файдалана:

- Спас муниципаль районы администрациясенең җаваплы кешеләре, Спас муниципаль районы территориясендәге барлык учреждение һәм оешма җитәкчеләре тарафыннан беренче чиратта кабул ителә.

- Спас муниципаль районының амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә күрсәтелүче хезмәтләрдән өстенлекле шартларда файдалана.

- Туган көне яки юбилеен билгеләп үткәндә акча яки кыйммәтле бүләк бирелә.

- «Новая жизнь» («Яңа тормыш») газетасына еллык бушлай подписка белән бүләкләнә.

- Өстәмә льготалар яки хокукларны Спас муниципаль районы Советының аерым карары белән булдырыла.

- Мактаулы гражданин үлгәндә (һәлак булганда) күмүне оештыру, каберне төзекләндерү өчен закон нигезендә минималь хезмәт хакы күләмендәге акча Спас муниципаль районы бюджетыннан бирелә.

- «Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме бу исемгә лаек булган кешедән «Спас муниципаль районының мактаулы гражданины» исеменә тап төшерерлек гамәлләр кылган очракта Совет карары белән кире алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев