Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе карары 2013 ел 17 июнь №9

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль Законның 18 маддәсе, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 26нчы маддәсе нигезендә, "Спас муниципаль районы Иж-Борискино һәм Урта Йорткүл авыл җирлекләрен үзгәртеп төзү һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек территорияләре чикләрен һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләү турында"гы...

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль Законның 18 маддәсе, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 26нчы маддәсе нигезендә, "Спас муниципаль районы Иж-Борискино һәм Урта Йорткүл авыл җирлекләрен үзгәртеп төзү һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек территорияләре чикләрен һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы 2013 елның 14 июнендәге ТР Законы нигезендә, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе карар бирде:
1. ТР Спас муниципаль районы яңадан төзелгән беренче чакырылыш Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлегенә депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын расларга (1нче кушымта);
2. ТР Спас муниципаль районы яңадан төзелгән беренче чакырылыш Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасы турында Урманасты Йорткүле, Дала Йорткүле, Урта Йорткүл, Иж-Борискино, Фадеевка авылларындагы мәгълүмати стендларда аңлатырга;
3. ТР Спас муниципаль районы яңадан төзелгән беренче чакырылыш Урта Йорткүл авыл җирлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары схемасын "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасында бастырып чыгарырга.
ТР Спас муниципаль районы яңадан төзелгән Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округлары
схемасы
Сайлау Чикләре Сайлучылар
округы саны
саны
№1 Урманасты Йорткүл авылы 92
Нәриманов ур., так саннар 1дән 59га кадәр,
җөп саннар 2дән 54кә кадәр.
№2 Дала Йорткүл авылы 102
Набережный ур., так саннар 11дән 13кә кадәр,
җөп саннар - 2дән 18гә кадәр,
Школьный ур., так саннар 1дән 75кә кадәр,
җөп саннар -2дән 26га кадәр.
№3 Урта Йорткүл авылы 100
Нагорный ур., барлык саннар,
Центральный ур.: так саннар 31дән 45кә кадәр,
җөп саннар 2дән 10га кадәр.
№4 Урта Йорткүл авылы 95
Большая ур., барлык саннар,
Кыр ур., барлык саннар,
Үзәк ур., так саннар 1дән 17гә кадәр,
җөп саннар - 2дән 10га кадәр
№5 Иж-Борискино авылы 70
Набережный ур., так саннар 1дән 3кә кадәр,
җөп саннар 2дән 4кә кадәр,
Школьный ур., так саннар 63тән 95 кә кадәр,
җөп саннар 64тән 94кә кадәр.
№6 Иж-Борискино авылы 73
Центральный ур., барлык саннар.
Иж-Борискино авылы 62
Набережный ур., так саннар 5тән 17гә кадәр,
җөп саннар 6дан 18гә кадәр.
Фадеевка авылы
Клуб ур.,
Центральный ур., барлык саннар
Школьный ур., барлык саннар.
* * *
№10 2013 ел 19 июнь.
"Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль Законның 34 маддәсенең 5нче өлешендәге 7нче абзацы, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы Татарстан Республикасы Законының 21
маддәсенең 5нче өлеше 7нче абзацы, "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек территориясе чикләрен һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр статусын билгеләү турында"гы 2013 елның 14 июнендге ТР Законы нигезендә, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе карар бирә:
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы беренче чакырылыш яңадан төзелгән Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына депутатлар сайлауны 2013 елның 8 сентябренә билгеләргә.
Бер мандатлы сайлау округлары буенча кандидатларның үзләрен күрсәтү, сайлау берләшмәләреннән күрсәтү сайлауларны билгеләү турындагы карар рәсми төстә басылып чыккан көннең икенче көнендә башлана.
Күрсәтү өчен кирәкле барлык документлар Татарстан Республикасы Спас районы территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан тормышка ашырыла. Адресы: Пионер урамы, 44нче йорт («Октябрь» кинотеатры, 1нче кат, 1нче кабинет).
Телефон/факс: (84347) 3-04-01.
Эш вакыты: эш көннәрендә - 8дән 17 сәгатькә кадәр, шимбә көнне - 8дән 12.00 сәгатькә кадәр; якшәмбе - ял көне.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе
Г.Әхмәтҗанов.
Территориаль сайлау комиссиясе секретаре
О.Логинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев