Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сәләт” борынгы Болгарга килде

Бүген Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Халыкара "Сәләт" яшьләр форумы ачыла.

Форум инде уналтынчы тапкыр үткәрелә, аңа старт безнең борынгы шәһәрдә бирелә. Катнашу өчен узган чәршәмбедә беренче кунаклар килә башлады. Бу форумда республиканың 45 районыннан ким дигәндә өч меңләп бала һәм яшьләр катнашыр дип көтелә.
Форумның оештыручылары - Татарстан Республикасы хөкүмәте, ТРның яшьләр эше, спорт һәм туризм, фән һәм мәгариф министрлыклары, мөселманнарның Диния назәрәте. Казан шәһәренең "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Рәзинә Сафина сүзләренә караганда, фестиваль уналтынчы ел рәттән оештырыла. Анда күбесенчә республика олимпиадаларында, иҗат конкурсларында, төрле спорт ярышларында җиңүчеләр катнаша. "Сәләт" нең төп максаты - талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләү.
Татарстанның төрле почмакларында яшәүче бу балаларның Болгарга әле беренче генә килүе. 15ләп отряд өчен палаткалар корылган, вожатыйлар арасында республиканың, илнең башка регионнарындагы югары уку йортында белем алучы студентларны очратырга була. Арада, мәсәлән, Австрия студентлары да бар.
"Сәләт" лагерының программасы шактый мавыктыргыч итеп төзелгән. Төрле спорт-сәламәтлек, мәдәни-күңел ачу чаралары белән бергә брейн-ринглар үткәреләчәк, казу эшләре алып барылучы урыннарга экскурсияләр оештырылачак, күргәзмәләр әзерләнәчәк. Форумда катнашучылар безнең якның истәлекле урыннары, борынгы Болгарда барган яңарту эшләре белән кызыксынып таныштылар һәм үзләрен җылы каршылаулары өчен рәхмәт әйттеләр.
Иртәгә форумда катнашучылар Биләргә юл тотачак. Бирегә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Яшьләр шулай ук "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннары магистры Александр Друзяның килүен дә түземсезлек белән көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум