Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сәләт” – Болгар җирендә

Якшәмбе көнне Болгар музей-тыюлыгы территориясендә палаткалар лагеры төзелеп, анда «Сәләт» республика профильле сменада катнашучылар ял итте. Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде. «Сәләт» лагерында республика олимпиадалары, иҗади конкурслар, спорт бәйгеләрендә җиңеп чыккан, балалар һәм яшьләр хәрәкәте лидерлары булган яшьләр ял итә. Лагерь өч йөз кешене берләштергән унбер отрядка бүленгән. Яшьләрнең...

Якшәмбе көнне Болгар музей-тыюлыгы территориясендә палаткалар лагеры төзелеп, анда «Сәләт» республика профильле сменада катнашучылар ял итте.

Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде. «Сәләт» лагерында республика олимпиадалары, иҗади конкурслар, спорт бәйгеләрендә җиңеп чыккан, балалар һәм яшьләр хәрәкәте лидерлары булган яшьләр ял итә. Лагерь өч йөз кешене берләштергән унбер отрядка бүленгән. Яшьләрнең Болгар җирендә булу программасы минутлап диярлек бүленгән иде. Алар спорт-сәламәтләндерү һәм мәдәни-масса чараларында катнаштылар, шулай ук борынгы шәһәр урынында экскурсиядә булдылар.

Бүген сменадагы яшьләр «Сәләт» унҗиденче халыкара яшьләр форумы үтәчәк Биләргә китәләр. Форум безнең республика, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илдән килгән биш меңгә якын кешене берләштерә. Чараны Татарстан Республикасы хокү-мәте, яшьләр эше, спорт һәм туризм, мәгариф һәм фән министрлыклары, мөселманнарның диния Нәзарәте оештырып, традицияләрне һәм яңалыкларны берләштерүне максат итеп куя.

Владимир Корнилов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев