Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигырьләр

Миндәй кешегә... Ленар Шәех. Матайдан да очкан бар, Кызларны да кочкан бар. Матай, кызлар - «чүп» икән ул, Өй базында тычкан бар. Төн йоклатмый хәшәрәт, Йокламагач, кача рәт. Матай, кызлар уйда да юк- Ярдәм итми тәһарәт. Битне дә юып карыйм, Күзне дә уып карыйм. Йокы туймагач, әйт әле, Мин соң...

Миндәй кешегә...
Ленар Шәех.
Матайдан да очкан бар,
Кызларны да кочкан бар.
Матай, кызлар - «чүп»
икән ул,
Өй базында тычкан бар.
Төн йоклатмый хәшәрәт,
Йокламагач, кача рәт.
Матай, кызлар уйда да юк-
Ярдәм итми тәһарәт.
Битне дә юып карыйм,
Күзне дә уып карыйм.
Йокы туймагач, әйт әле,
Мин соң кайларга
барыйм?..
Алып кайттым бер мәче,
Авылда ул иң яше.
«Тынычландыңмы соң,
туган,» -
Дип соранып йөрмәче...
Берсе такта кимерә -
Симергәннән симерә.
Икенчесе шатыр-дөбер
Базда нидер җимерә.
Сүкмим дә, янамыйм да,
Матайга карамыйм да.
Кызларга ошыйм әле, дип,
Чәчемне тарамыйм ла...
Аңламасын берсе дә -
Кунам хәзер күршедә.
Үз өендә үз көе юк
Миндәй юаш кешегә.
Акча әйләнеше...
Киштә-киштә аракылар,
Өем-өем сыралар.
Коньяклары, шәрабләре
Кызыктырып торалар.
- Абзыкаем, алып җибәр, - ди сатучы. - Салып җибәр...
- Апа, әйдә, бер акны ал,
Йә булмаса, коньякны
ал!..
Төкер, әйдә, дөньясына,
Дөньясы - эт оясына!..
Эчә-эчә туганбыз без,
Башта тәпи юганбыз без...
Тормышыбыз эчә-эчә,
Алга бара күчә-күчә.
Туган көннәр, юбилейлар,
Һәр датада юбилей бар.
Бакча, мәктәп,
чыгарылыш,
Яшәү рәхәт, яшәү
кырыс...
Институт, тулай торак -
Монда бәйрәм
уңайлырак.
Өйләнешү, бәби туе,
Кеше эчә гомер буе...
Мең кышлый да, мең
җәйли ул,
Коры җирдән бөкәйли ул...
Гомеребез бара шунда,
Шешә тавы арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев