Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сафта матур –яуда көчле!”

Ватан сакчылары көне алдыннан район Мәдәният йортында әнә шундый исемле концерт булды.

Бу кичтә үзебездәге казаклар хоры башкаруында күп җырлар яңгырады. Тамашачылар Михаил Баландин һәм Сергий атакай (Карпухин) чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәм котлауларын шулай ук "Ветеран" хоры, "Идел таңнары" («Волжские зори») ансамбле, Татьяна Аристова, Рамилә Исхакова, Маргарита Пензина, Азалия Бакирова, Ольга Лобанова төрле моңлы җырлар аша җиткерделәр. Кунаклар - Казан шәһәреннән килгән казакларның чыгышларын да җылы каршыладылар. Яшь катнашучыларның дәртле биюләре, күңелле такмаклар, шаян җырлар, салкын корал белән эш итү алымнары - болар барысы да тамашачыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Әлбәттә инде, иң яшь казак Володя Перепеченовның җыры һәм биюен дә тамашачылар яратып кабул итте.
Сәхнәдә армия кул көрәше секциясенә йөрүчеләр дә үз осталыкларын күрсәттеләр, кадетлар мәктәп-интернаты укучыларының чыгышларын да игътибар белән күзәттеләр. "Идет солдат по городу" җырын тыңлаганда тамашачылар йөзендәге елмаю билгесен күрми мөмкин түгел иде. Күпләр үзләренең солдат вакытын да искә төшергәндер әле…
Бәйрәм концертына килүчеләрне район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина котлады.
Бәйрәм кичәсе тәмамланганда "Илебез күге һәрчак аяз булсын, Кояш сибеп торсын нурларын, олыласын халкым ил чигендә, сакта торган кыю улларын", дигән сүзләрнең яңгыравы да тирән мәгънәгә ия. Гел шулай була күрсен иде.
Рәсемнәрдә: армия кул көрәше секциясе спортчылары чыгыш ясый; Азалия Бакирова җырлый; казаклар хоры; Казанның яшь биючеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев