Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәшит Зыятдинов – безнең лауреат

Күптән килгән традиция буенча, 14 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия Матбугат көне алдыннан, редакция узган ел нәтиҗәләре буенча "Крестьянин"-"Колхозный путь"-"Советское хозяйство"-"Новая жизнь" газетасының беренче редакторы Андрей Николаевич Бурумов исемендәге премиягә лаек булучыны билгели. Бердәм тавыш белән, быел лауреат булып Рәшит Зыятдинов билгеләнде. Ул "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы белән безнең...

Күптән килгән традиция буенча, 14 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия Матбугат көне алдыннан, редакция узган ел нәтиҗәләре буенча "Крестьянин"-"Колхозный путь"-"Советское хозяйство"-"Новая жизнь" газетасының беренче редакторы Андрей Николаевич Бурумов исемендәге премиягә лаек булучыны билгели.
Бердәм тавыш белән, быел лауреат булып Рәшит Зыятдинов билгеләнде. Ул "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы белән безнең шәһәргә килеп урнашып, тармак технологияләре техникумында укыта башлаганнан бирле хезмәттәшлек итә. Бу кеше үзенең сынмас ихтыяр көче белән дә олы хөрмәткә лаек: авария нәтиҗәсендә инвалид булгач, ул физик кимчелекнең актив тормыш алып бару, җәмгыятькә файда китерү өчен киртә була алмавын раслады. Ул актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Кайчандыр карате кекусинкай белән мавыгып китеп, ул спортның бу төренә яшьләрне дә җәлеп итә һәм аның шәкертләре шактый югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу турыда Рәшит Зәйнетдин улы газетабыз битләрендә даими сөйләп тора.
Исегезгә төшерәбез, беренче редактор исемендәге премия 1988 елда булдырылды һәм ул газета укучылар белән үзенең фикерләрен уртаклашып, төрле вакыйгаларны яктырткан, хезмәттәшләре, янәшәбездә яшәгән кешеләрнең язмышы, тырыш хезмәтчәннәр турында язган штаттан тыш авторларга бирелә. Инде чирек гасырдан артык төрле һөнәр кешеләре, хезмәт ветераннары, укучылар премия лауреатлары булып табылды. Алар барысы да газетаның актив ярдәмчеләре һәм дуслары. Бүген бу коллективка тагын бер кеше кушылды.
Редакция хезмәткәрләре Рәшит Зәйнетдин улын чын күңелдән бу мактаулы исем бирелүе, ә газета укучыларны уртак бәйрәмебез - Россия Матбугат көне белән тәбрик итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев