Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Росреестр халыкка уңайлы булсын дип тырыша

Хәзер өйдән яисә офистан чыкмыйча гына да Татарстан Республикасының Кадастр палатасына документлар тапшырып яисә әзер документларны алып була!

1 июльдән Учреждениеның район бүлекләре белгечләрен өйгә чакырырга мөмкин. Күпләр белгечләрне өйгә чакыртуны өстен күрә. Иң төп аргументлар: әлеге процедураның җайлы, тыныч һәм тиз үтүе. Ләкин шулай да татарстанлыларның күпчелеге өчен дәүләт хезмәткәрләренең өйгә яисә офиска килүләре - бик зур яңалык. Шуңа күрә аларда бу мәсьәләгә карата бик күп сораулар туа.
Сорауларга җавап бирүен үтенеп, ТР Кадастр палатасы бүлек башлыгы урынбасары Снежана Ершовага мөрәҗәгать иттек.
- Снежана Александровна, белгечләр минем өемә килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Телефоннан чылтырату гына җитәме?
- Белгечкә чылтырату - беренче һәм иң кирәкле адым. Бу этапта барлык кирәкле мәгълүматны һәм белгечләребезнең профессиональ ярдәмен алырга мөмкин. Әлеге хезмәттән файдаланырга теләсәгез, сез электрон почта аша fgu16@u16.rosreestr.ru адресына хат та юллый аласыз. Диспетчерларыбыз, сезгә чылтыратып, килешүнең детальләрен ачыклар һәм шартларын ассызыклар.
- Ә килешү төзү процедурасы нәрсәдән гыйбарәт?
- Килешүгә безнең кабул итү нокталарында, яисә үзегездә - өйдә яки офиста кул куярга мөмкин. Икенче очракта килешү сезгә почта аша киләчәк. Үз экземплярыгызны сез безгә заявка һәм түләү документының копиясе белән кире җибәрергә тиеш буласыз.
- Килешү өчен теләсә нинди банкта түләргә мөмкинме?
- Әйе, әлбәттә. Кирәк булса, хезмәтләргә түләү өчен счет ачарга мөмкин. Түләү реквизитларын документлар кабул итү нокталарыннан, шулай ук http://kadastr.tatarstan.ru сайтыннан алырга мөмкин.
- Ярдәм тиз күрсәтеләчәкме? Чиратта торырга кирәк булмасмы?
- Без инде күптән чиратлар белән көрәшәбез, һәм, әйтергә кирәк, бу көрәш үз җимешләрен бирә башлады. Бу очракта да без үзебезне озак көттермәбез. Белдерүче өчен уңайлы вакытта килеп җитәрбез. Игътибар итегез, әлегә белгечләр Учреждение счетына акча килеп җиткәч кенә клиентлар янына киләләр. Киләчәктә исә без түләү документы булган һәрбер белдерүче янына счетка акча күчкәнче үк киләчәкбез.
- Ә ташламалар каралганмы?
- Юк, бездә ташламалар да, бонуслар да юк. Без - дәүләт бюджет учреждениесе. Бездә льготалар каралган. Аерым кешеләр төркеменә әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, I һәм II группа инвалидлар керә.
- Визит күпмегә төшәчәк?
- Белгечләребезне кабул итү өчен, сезгә аз гына әзерләнергә кирәк булачак. Белгечләребезгә электр үткәргече һәм өстәл - мобиль компьютер, портатив принтер һәм сканер кую өчен эш өслеге кирәк булырга мөмкин. Физик затлар өчен 1 документлар пакетын кабул итү - 1000 сум, китереп бирү - 500 сум. Юридик затлар өчен 1 документлар пакетын кабул итү -2500 сум, китереп бирү - 1500 сум. Тарифлар Федерация дәрәҗәсендә кабул ителгән.
- Бары кадастр исәбенә (учетка) басып буламы? Әллә сезнең мөмкинлекләр киңрәкме?
- Өегезгә яисә офисыгызга килә торган белгечләр төркеме кадастр исәбе белән бәйле документларны кабул итү һәм бирү, хокукларны регистрацияләү, Күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастры (ГКН - Государственный кадастр недвижимости) һәм Бердәм дәүләт хокуклар реестрыннан (ЕГРП - Единый государственный реестр прав) мәгълүматлар бирү белән шөгыльләнә. Икенче төрле әйткәндә, өегездә дә сез белгечләр ярдәмендә Росреестрның барлык хезмәтләреннән файдалана аласыз.
- Бу хезмәтне хәзерге көндә кемнәр күбрәк куллана?
- Әлегә без күбрәк олы яшьтәгеләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янына ешрак киләбез. Хезмәтебездән файдаланучыларның күбесе - физик затлар. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, бу хезмәт берничә документлар пакетын берьюлы рәсмиләштерергә теләүче юридик затлар өчен дә җайлы һәм файдалы булачак. Безнең фикеребезчә, тиздән ул банкирлар, йорт салучылар, риэлторлар арасында популярлашачак. Хезмәтебездән файдаланып караган юридик затлар аның уңайлылыгын бәяләргә өлгерде дә инде.
Матбугат хезмәте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев