Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үрнәк халкы чыкты өмәгә

Үрнәктә яшәүче Рәфкат Фәсхетдинов халык җыеп зиратны җыештырды.

Үрнәклеләр эшне авыл зиратын тәртипкә китерүдән башлаган. Ике көн эчендә картайган агачлар һәм үсә башлаган бөтен куакларны кисеп чистартканнар, территориядәге чүп-чарны җыеп алганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, зиратны чистарту һәм агачларны махсус  билгеләнгән урынга илтеп аудару өчен Рәфкат үзенең кран, автовышка һәм тракторын кабызып килгән. Өмәдән соң авылдашларын учакта кайнаган чәй белән сыйлаган.

Киләчәктә зиратның коймасын яңартырга уйлыйлар. Моның өчен инде акча да җыя башлаганнар.

– Рәфкат абый Үрнәктәге 65 йортта булып, кешеләр белән киңәште, – ди Мөсәвәрә Акҗегетова. – Ул әле тагын Казанда, Самара, Түбән Кама һәм Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә яшәүче авылдашларга шалтыратып хәлне аңлатып бирде. Зират коймасын яңарту өчен һәр гаиләдән өчәр мең сум акча җыю турында килеште.

Үрнәклеләрнең күбесе бу изге эшкә акчаны кызганып тормаган. Бишәр, хәтта унар мең сум бирүчеләр дә булган. Акчаны әле дә җыялар.

Киләсе елдан башлап үрнәклеләр үзара салым акчасын балигъ булган һәр кешедән 1000әр сум күләмендә җыю тәкъдимен керткән. Халык акчасы тулысынча зират коймасын яңартуга тотылачак.

Үрнәк авылы табигатьнең матур бер почмагына урнашкан. Тирә-ягын урман-күлләр бизи. Җәйләрен авыл тирәсе яшеллеккә төренә. Урманны чыгып бераз гына баргач, зәңгәр сулы Идел елгасы күренеп тора. Мондагы матурлыкны сүз белән генә аңлатырлык та түгел. Үрнәк – саф һава сулап ял итү өчен менә дигән авыл.

 

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев