Май бәйрәмнәре якынлаша. Бу уңайдан үткәрелүче мәдәни чараларда халык һәрчак күп катнаша. Бәйрәмнәр вакытында иминлек чараларын үтәү турында да онытмаска кирәк.
Полиция хезмәткәрләре район халкына мөрәҗәгать итеп, җәмәгать урыннарында игътибарлы һәм сизгер булырга чакыра. Чит, шикле күренгән кешеләрне күп фатирлы йорт подваллары яки чардакларына кертмәскә кирәк. Бу биналар көндез һәм төнлә йозак белән бикләнеп куелган булырга тиеш. Зур бәйрәм чаралары үткәрелгәндә торак йортлар янында мөмкин булганда дежур торуларны оештырырга киңәш ителә.
Әлбәттә инде, дежур торганда капчык, сумка яки чемодан тоткан билгесез кешеләрне игътибар уңыннан читкә җибәрмәгез.
Чит кешеләр белән элемтәгә керергә, аларның машинасына, башка транспорт чарасына утырмаска тырышыгыз. Транспортта, подъездларда, гараж яннарында, җәмәгать биналарында (кинотеатр, Мәдәният йорты, автовокзал һ.б) кемдер калдырып киткән шикле пакет, төргәк, тартмага якын килмәгез, башкаларны да орындырмагыз, ачып яки сүтеп карарга ашыкмагыз. Мондый очракларда махсус хезмәтләр килеп җитүен көтегез.
Төенчектә шартлаткыч булуын аннан чыгып торучы чыбык, шнур яки изоляция лентасы буенча да ачыкларга мөмкин.
Әгәр телефоннан террорчылык акты турында хәбәр алсагыз, шалтыратучының һәр сүзен хәтердә калдырырга, мөмкинлек булганда кәгазь битенә яки тавыш яздыру җайланмасына яздырып алырга, нинди җенестән, ничә яшьтә икәнен ачыкларга тырышыгыз.
Шикле һәр нәрсә турында полициянең дежур бүлегенә стационар телефоннан 02 яки 3-00-18, кәрәзледән 020 номерына шалтыратып хәбәр итегез.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев