Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәт бирү дә, алу да оят булырга тиеш

Узган чәршәмбе көнне Казанда "Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы торуның хокук нигезләрен камилләштерү турында: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән киңәшмәгә төрле төбәкләрдән галимнәр, дәүләт хакимияте органы вәкилләре һәм хокук белгечләре җыелды. Аның эшендә Россия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор, РФ Хөкүмәте каршындагы Закончалык һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева һәм башка рәсми затлар катнашты.
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләрен хәл итүгә бик җитди карарга кирәк, дип билгеләп үтелде киңәшмәдә. Бу уңайдан шактый эшләр башкарылган. Аерым алганда, гражданнарга булган хәлләр турында тулы мәгълүмат биреп барыла, яшьләр хокук һәм закончалык нормаларына өйрәтелә.
Татарстан коррупциягә каршы тору буенча Россиянең алдынгы регионнарының берсе, дип ассызыклап үтте Валентина Матвиенко. Бу тәҗрибәне актив кулланырга кирәк. Республикада коррупция белән көрәшнең хокук базасы формалашкан, яңа алымнар актив кулланыла, гражданлык җәмгыяте институтлары җәлеп ителә. Шулай итеп, әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелә, ә бу хакимиятнең коррупция белән көрәштә ныклы сәяси позиция алып торуын күрсәтә.
ТР Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре җитәкчесе Марс Бәдретдинов сүзләренә караганда, ике ел эчендә ике миллиард сумнан артыграк акча кире кайтарылган һәм шуның белән югалтулар булдырылмый калган. Мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларында реформалар үткәрелә башлады. Моннан тыш, соңгы вакытта коррупциягә каршы нәтиҗәле эчке контроль системасы булдырылган.
Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмә эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев