Урман куенына сыенып утырган Йолдыз поселогында мондый сабан туеның әле беркайчан үткәрелгәне булмады.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Йолдызлылар аны үзләренчә сабан туе, халык бәйрәме дип тә атый. Ничек атасалар да дөрес, чөнки совет чорыннан бирле бәйрәм-сәйрәмне юньләп күрмәгән, күмәкләшеп ял итүне белмәгән поселок халкы өчен шушы җирлектә туып үскән һәм бүгенгесе көндә...
Урман куенына сыенып утырган Йолдыз поселогында мондый сабан туеның әле беркайчан үткәрелгәне булмады.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Йолдызлылар аны үзләренчә сабан туе, халык бәйрәме дип тә атый. Ничек атасалар да дөрес, чөнки совет чорыннан бирле бәйрәм-сәйрәмне юньләп күрмәгән, күмәкләшеп ял итүне белмәгән поселок халкы өчен шушы җирлектә туып үскән һәм бүгенгесе көндә Казанда гомер итүче бертуган Ринат һәм Рамил Хәмидуллиннар инициативасы белән үткәрелгән бу бәйрәмнең һәр мизгеле якын һәм кадерле. Иртәнге сәгать 10нан алып кичке 6га кадәр дәвам иткән сабан туе программасын мавыктыргыч итеп фантазиясе бай булган кешеләр генә төзи ала торгандыр ул. Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугыш, он һәм тоз тутырылган капчыкны җилкәгә салып йөгерү, көянтәгә чиләк асып су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, әтәчле колгага менү, кул арбасына утыртып кешеләр ташу, мунча себеркесе бәйләү, янәшәдәге елгадан балык тоту - бөтен ярышлар төрен санап бетерү мөмкин дә түгел. Үзара көч сынашуларда олысы һәм кечесе катнашты, кунакка кайтучылар да читтә калмады. Ришат Миңгәрәев катык эченнән тәңкәне бик тиз эзләп тапты, Салават Җамалиев колга очыннан әтәчне алып төште, Равил Җамалетдинов әтәч куу уенында җитезрәк булып чыкты, кул көрәшендә Гөлләр Җамалиевка тиңнәр табылмады. Рәфис Сәлахов күп итеп балык та тотты, асфальттагы җиңел машинаны бау белән 200 метр тартып барырлык көчкә ия булуын да күрсәтте. Илшат Шәвәлиев велосипедчылар ярышында барысыннан алда килде, татарча көрәштә Айнур Нургалиев көндәшләренең барысын да аркасына әйләндереп сала барды һәм, әлбәттә инде, традицион приз - тәкәгә лаек булды. Көрәштә катнашкан Замир Мостафин, Ринат Хәмидуллин дә бүләксез калмадылар. Бүләк дигәннән, иганәчеләр Тәлгат Җамалиев, Флюра Мостафина, Ришат Сафин, Мәсхүт Кыямов һәм Рәмис Фәесханов ярышларда катнашучыларга бүләкләрне мул итеп әзерләгән. Җиңүчеләргә капчыгы белән он, тоз, кул арбасы, төрле эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, төргәге белән печән һәм башка бүләкләрне Рузалия Миндубаева белән Айгөл Фәесханова тапшырды.
Йолдыз сабан туеның үзенчәлеге шунда, ул кичке 9лар тирәсендә махсус әзерләнгән мәйдан уртасына яңадан халыкны җыйды. Төнге бәйрәмдә Чәчәкле яшьләре дә катнашты. Сылу каеннар арасындагы аланда пылау, шашлык пешереп бар халыкны сыйладылар. Җыр-биюле уеннар төнге сәгать икеләр тирәсенә кадәр барды. Ни хикмәт, ул төнне Йолдыз күгендәге тулган Ай да яктырак күренде, йолдызлар да гадәттәгедән нурлырак булып җемелдәде. Халык бәйрәмнән киләсе елда сабан туен тагын да колачлырак итеп уздыру турында сүз куешып, Ринат белән Рамилгә һәм башка оештыручыларга рәхмәтләр укый-укый таралышты.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев