Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр кешедә кызыксыну уятты

"Октябрь" кинотеатрында христиан динен тотучылар өчен кичә булды. Сергей Карпухин һәм якшәмбе мәктәбе укытучысы Анастасия Кочеткова христиан дине тарихы турында сөйләделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр. Мондый кичәләрнең максаты - христиан дине турында күбрәк белергә теләүчеләргә башлангыч белем бирү. Бу кичәләр һәр атнада чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрдә, 17 һәм 14 сәгатьләрдә...

"Октябрь" кинотеатрында христиан динен тотучылар өчен кичә булды. Сергей Карпухин һәм якшәмбе мәктәбе укытучысы Анастасия Кочеткова христиан дине тарихы турында сөйләделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр.
Мондый кичәләрнең максаты - христиан дине турында күбрәк белергә теләүчеләргә башлангыч белем бирү. Бу кичәләр һәр атнада чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрдә, 17 һәм 14 сәгатьләрдә үткәреләчәк. Теләгән кешеләр фикер алышуларда катнаша алалар, алар дөнья диннәре турында күп яңалыклар беләчәк. Оештыручылар бу кичәләргә безнең районнан гына түгел, Казаннан, Мәскәүдән һәм башка регионнардан дин вәкилләрен чакырырга уйлый.
Чүлмәкче янында
Изге Авраамий храмының яшьләр бүлеге активистлары өчен Болгар музей-заповеднигында чүлмәк ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Теләгән кеше эш остасы Александр Стрелов җитәкчелегендә үз куллары белән балчыктан чүлмәк ясап карый алды. Башта оста ничек эшләргә кирәклеген үзе күрсәтте. Бу һәркемдә зур кызыксыну уятты. Үз куллары белән кечкенә чүлмәкләрне мичтә яндырганнан соң истәлек итеп үзләре белән алып китә алалар.
Фестивальгә әзерләнәләр
"Киләсе елга "Халыклар дуслыгы" дигән исем астында үтәчәк өченче Авраамий фестиваленә әзерлек эшләре хәзердән үк башланып китте.
Һәрвакыттагыча, аның программасы бай булачак. Фестивальне Казанда Россия иконалары күргәзмәсе белән ачып җибәрәчәкләр, ләкин фестивальнең төп өлеше Болгарда үтәчәк.
Бу чарага әзерлек барышында Россия православие меценатлары клубы рәисе Андрей Поклонскийның һәм Казан һәм Татарстан митрополиясе казаклары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Анастасий Головинның очрашуы булды. Бу очрашу Мәскәүдә, клуб резиденциясендә үткәрелде, биредә сүз киләчәктә дә хезмәттәшлек итү турында барды, фестивальгә әзерлек кебек мөһим вакытта бу аеруча кирәк. Биредә шулай ук "Казаклар слободасы" проектының презентациясе булды, клуб вәкилләрендә ул зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев