Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пасха бәйрәме белән!

Якшәмбе көнне православие динен тотучыларның Пасха бәйрәме. Бу уңайдан район башлыгы Камил Нугаев Спас районы халкын бәйрәм белән котлады. Бу бәйрәм кешеләргә шатлык алып килә, яңа тормыш тууын гәүдәләндерә. Ә кышкы салкыннардан соң җир җылыга һәм яктылыкка талпынган кебек, без барыбыз да яңа тормышка омтылабыз. Шулай ук ул тынычлык, иминлек,...

Якшәмбе көнне православие динен тотучыларның Пасха бәйрәме. Бу уңайдан район башлыгы Камил Нугаев Спас районы халкын бәйрәм белән котлады.
Бу бәйрәм кешеләргә шатлык алып килә, яңа тормыш тууын гәүдәләндерә.
Ә кышкы салкыннардан соң җир җылыга һәм яктылыкка талпынган кебек, без барыбыз да яңа тормышка омтылабыз. Шулай ук ул тынычлык, иминлек, татулык бәйрәме дә, диелә котлауда.
Без гасырлар буе тату, бердәм гаилә булып, бер җирдә яшибез, шатлык-кайгыларыбызны да бергә уртаклашабыз. Башка дингә караган бәйрәмнәрне дә бергәләшеп билгеләп үтәбез. Чөнки башка милләт традицияләренә хөрмәт белән карау - киләчәктә дә җиребездә, илебездә татулык һәм тынычлык булыр дигән ышанычны арттыра. Без барыбыз да шуңа омтылырга тиеш.
Элек-электән бу бәйрәмне кешеләр зур дулкынлану белән көтеп алганнар һәм алдан ук аңа яхшылап хәзер-ләнгәннәр. Бәйрәм көнне алар бер-берсенә кунакка йөргән, өстәл тулы ризык булган. Хәтта иң авыр заманнарда да бәйрәмгә олы хөрмәт күрсәтеп, булган ризыкларын табынга куеп, бер-берсен сөендерергә тырышкан. Хәзер башка вакыт, һәркем якыннарын, дусларын, танышларын, күрше-тирәләрен җыеп кунак итә. Аңа балалар бигрәк тә сөенә.
Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык, бәхет-шатлык һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев