Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пасха бәйрәме белән!

Бу якшәмбедә православие дөньясы билгеләп үтәчәк Пасха бәйрәме алдыннан район башлыгы Камил НУГАЕВ спаслыларга үзенең котлавын ирештерде. Без күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләттә яшибез, диелә котлауда, Татарстан исә Россиядә иң күп милләт вәкилләрен үзенә туплаган төбәкләрнең берсе санала. Күп гасырлар дәвамында без дус һәм тату гаилә булып яшибез, шатлыгын да, кайгысын...

Бу якшәмбедә православие дөньясы билгеләп үтәчәк Пасха бәйрәме алдыннан район башлыгы Камил НУГАЕВ спаслыларга үзенең котлавын ирештерде.
Без күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләттә яшибез, диелә котлауда, Татарстан исә Россиядә иң күп милләт вәкилләрен үзенә туплаган төбәкләрнең берсе санала. Күп гасырлар дәвамында без дус һәм тату гаилә булып яшибез, шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашабыз. Пасха кебек бәйрәмнәр халыкны тагын да ныграк берләштерә, дуслык һәм туганлыкның кадерен белергә, башкаларга карата игелекле гамәлләр кылып яшәргә өйрәтә. Теге яки бу дини бәйрәм яки йолаларның кайсы халыкныкы булуына әһәмият биреп тормастан, без инде күптән аларны барыбыз бергә җыелышып бәйрәм итәбез. Башка милләтләрнең гореф-гадәтен, мәдәниятын ихтирам итеп, без үз җиребездә иң кирәкле нәрсә - тынычлыкны саклыйбыз. Ул киләчәктә дә шулай дәвам итәргә тиеш, диелә котлауда.
Бәйрәмнең язның тернәкләнеп килгән ямьле вакытына туры килүе дә тирән мәгънәгә ия. Табигатьнең шушы фасылында бар тереклек дөньясы яктылыкка, нурга тартылган кебек, без дә туар таңнарны игелекле гамәлләр белән генә каршыласак иде.
Район башлыгы һәркемгә саулык-сәламәтлек, бәхетле тормыш, эшләрендә уңышлар тели.
* * *
Православие христианнарын ихластан Пасха бәйрәме белән тәбрик итәм!
Изге бәйрәм көнендә барча хыял-теләкләрегезнең чынга ашуын, тынычлык һәм иминлек телим. Йортларыгыз нурлы, бәрәкәтле булсын, күңелегездәге өмет уты беркайчан сүрелмәсен. Бер-берегезнең кадерен белеп, үзегезнең башкаларга кирәк булуыгызны тоеп яшәгез.
Изге Пасха бәйрәме белән!
Фоат ВӘЛИЕВ,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев