Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Остазыбызга рәхмәт

Ольга Железнова. Узган көз мин тармак технологияләре техникумы каршындагы машина йөртергә өйрәтү курсларында укыдым. Мине Геннадий Александрович Пеньков укытты. Ул безне өйрәтү өчен көчен дә, вакытын да кызганмады. Төркемебездә унбиш кеше булып, аларның яртысы эшләп укыды. Шуңа күрә Геннадий Александровичтан дәресләрнең вакытын үзгәртү турында да сорарга туры килде, ә остазыбыз...

Ольга Железнова.
Узган көз мин тармак технологияләре техникумы каршындагы машина йөртергә өйрәтү курсларында укыдым. Мине Геннадий Александрович Пеньков укытты.
Ул безне өйрәтү өчен көчен дә, вакытын да кызганмады. Төркемебездә унбиш кеше булып, аларның яртысы эшләп укыды. Шуңа күрә Геннадий Александровичтан дәресләрнең вакытын үзгәртү турында да сорарга туры килде, ә остазыбыз үтенечләребезне беркайчан да кире какмады. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрде һәм шунлыктан бик теләп йөрдек.
Беренче тапкыр рульгә утырганда дулкынланмаган кеше булмыйдыр. Хатын-кызларга аеруча кыендыр, дип беләм. Ләкин Геннадий Александрович безне һәрвакыт: "Борчылмагыз, өйрәнерсез әле!" - дип юатты. Нәрсә булса да килеп чыкмаса, безгә бик җентекләп аңлатырга тырышты. Ә Чистайда имтиханнар тапшырганда, һәрберебез турында кайгыртып, киңәшләрен биреп, юатып торды.
Машина йөртү таныклыгын күптән алып чыксак та, бу эшкә өйрәткән остазыбызны онытмыйбыз. Хәзерге вакытта бу күпләргә кирәкле һөнәр, шуңа күрә без Геннадий Александровичка бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев