Бүгенге көндә безнең районда федераль ташламага ия булган 2500дән артык социаль ярдәм алучы кеше бар. Алар барысы да 1 октябрьгә кадәр кайсын сайларга - акчалатамы, әллә социаль ярдәмне натуралата алыргамы -шуны хәл итәргә тиеш.
Законда социаль ярдәмне акчалата тулысынча да, өлешчә дә алу мөмкинлеге каралган Федераль льготачыларга кайбер ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, балигъ булмаган фашист концлагерьларындагы әсирләр, радиациядән зыян күрүчеләр керә. 2012 елның 1 апреленнән һәр кешегә 795 сум 88 тиен социаль ярдәм акчасы түләнә, шул исәптән: кирәкле медикаментлар белән тәэмин итүгә - 613 сум, төп авыруларны дәвалау өчен санаторий - курортка барырга - 94 сум 83 тиен, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортында дәвалау урынына бару һәм кайту өчен 88 сум 5 тиен түләнә.
Әгәр бу хокукка ия булучылар алдагы елларда да натуралата социаль ярдәмнән баш тартып, акчалата алу турында гариза биргәннәр икән, алар бу карарларын үзгәрткәнче Пенсия фондына килмәсәләр дә була. Икенче төрле әйткәндә, социаль ярдәмнән баш тарту өчен Пенсия фондына кабат килүнең кирәге юк.
Ләкин льготага ия булучылар үзенең карарын үзгәртеп, киләсе елның 1 гыйнварыннан социаль ярдәмнән файдаланырга тиеш, яки бу хокукка беренче тапкыр ия булучыларга 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза бирергә кирәк булачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев