Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәтиҗәләр белән риза түгел

Күптән түгел "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасында Ничек ашарга кирәк?" дигән исем астында язма чыккан иде. Анда безнең кибетләргә төрле җитештерүчеләрдән китерелгән ипинең начар сыйфаты турында сүз барды.

Аңа җавап итеп, икмәк комбинаты коллективы язмада күтәрелгән мәсьәләләр белән килешмәүләрен белдереп хат язганнар. Предприятиенең өлкән технологы Гөлчәчәк Зайцева түбәндәге мәгълүматларны китергән: "Дарницкий" икмәге 2011 елның 1 апрелендә кабул ителгән ГОСТ һәм СанПи таләпләренә җавап бирә һәм бу документ 2014 елның 31 мартына кадәр гамәлдә. Санитария - эпидемиология тикшерүе үтәргә тиешле товарларга бердәм санитария-эпидемиология һәм гигиена таләпләренең физик-химик күрсәткечләр буенча ГОСТның 2013 елның 5 июлендәге лаборатор тикшерүләр протоколы да шуны раслый. Икенче төрле әйткәндә, Спас икмәк комбинаты продукциясе сыйфатсыз булырга тиеш түгел, ә газета, коллектив фикеренчә, тиешле экспертиза белән расланмаган ашыгыч нәтиҗә чыгарган. Бүгенге көндә предприятие 46 төрдә төрле икмәк-булка ризыклары эшләп чыгара һәм аны бездә генә түгел, читтә дә сата. Моннан тыш, биредә макаронның биш төре эшләнә, җиде төрдә кондитер ризыклары җитештерелә һәм аларның барысын да халык теләп ала.

Икмәк комбинатында бердәм һәм дус коллектив эшли, алар үз алларына куелган бурычларны уңышлы үтиләр. Ярты елда, мәсәлән, 338 тонна икмәк-булка, 17,5 тонна кондитер, 11 тонна макарон әйберләре эшләп чыгарылган. Үткән ел белән чагыштырганда, һәр төр продукция эшләп чыгару арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икмәк комбинаты