Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нинди матур балачак!

Халыкара Балаларны яклау көнендә Балалар иҗат йорты, "Регата" техник иҗат станциясе, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге коллективлары нәниләр өчен зур бәйрәм әзерләделәр. Чараны оештыруга яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф бүлеге, районның юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе иганәчелек ярдәме күрсәтте. Шәһәрнең үзәк мәйданы төрле төстәге шарлар, флаглар, аллы-гөлле бизәкләргә күмелгән иде....

Халыкара Балаларны яклау көнендә Балалар иҗат йорты, "Регата" техник иҗат станциясе, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге коллективлары нәниләр өчен зур бәйрәм әзерләделәр.
Чараны оештыруга яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф бүлеге, районның юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Шәһәрнең үзәк мәйданы төрле төстәге шарлар, флаглар, аллы-гөлле бизәкләргә күмелгән иде. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары эчтәлекле программа белән чыгыш ясадылар. Яшь артистларның чыгышын тамашачылар яратып карадылар. Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова, "Спас" заказнигының табигатьне саклау буенча инспекторы Любовь Мурзак җылы котладылар.
Мәдәният йорты фойесында исә "Дуслык панносы" эленгән иде. Андагы җиде бүлекнең барысы да "Спас районы" темасын берләштергән. Әлеге проектны әзерләүдә Кузнечиха урта мәктәбеннән Надежда Каштанова җитәкчелегендә кул эшләре белән шөгыльләнүче укучылар үзләреннән зур өлеш керткән. Шулай ук Өчкүл, Иске Рәҗәп, Иж-Борискино, Никольск мәктәпләре һәм шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучыларының да кул эшләре куелган иде.
Тантаналы өлеш һәм концерттан соң бәйрәм асфальтта рәсем ясау, спорт ярышлары, робот һәм картинг буенча күрсәтмә чыгышлар белән дәвам итте. Аннары балалар өчен дискотека оештырылды, кинотеатрда мультфильмнар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев