Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләребезне зурладык

7 март көнне Урта Йорткүл Мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Ягез әле, әниләр!" бәйгесе үткәрелде. Бәйрәмне котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина башлап җибәрде. Бәйгедә "Сөембикә" һәм "Алтынчәч" командалары катнашты. Сәхнәдә авылыбызның иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган хатын-кызлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Команда әгъзалары китапханәче Айсылу...

7 март көнне Урта Йорткүл Мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Ягез әле, әниләр!" бәйгесе үткәрелде. Бәйрәмне котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина башлап җибәрде. Бәйгедә "Сөембикә" һәм "Алтынчәч" командалары катнашты. Сәхнәдә авылыбызның иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган хатын-кызлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Команда әгъзалары китапханәче Айсылу Әхмәтҗанова әзерләгән төрле кызыклы уеннарда көч сынаштылар. Әниләребез бәби төрү, киләптәге җепне йомгакка чорнау, бәйләү, тегү буенча осталыкларын күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр, вак тына итеп "килен токмачы" да кисеп күрсәттеләр, мәдәният йорты директоры Сарыйм Насыйбуллин әзерләгән музыкаль бәйгедә көч сынаштылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында дәвам итте.
Китапханәдә әниләр көне уңаеннан ясалган "Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Хатын-кызларыбызны зурлап, шундый күңелле бәйрәм оештырулары өчен Мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт, аларга киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар телибез.
Алсу Әхмәтшина, Урта Йорткүл авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев