Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Музыкага чикләр юк...”

Бу атнада Казан шәһәрендә үткәрелгән яһүд музыкасы беренче халыкара фестиваленең бер өлеше безнең районның Мәдәният йортында үтте. Республикабызның башкаласында бу көннәрдә дөньяның дистәләгән иленнән (Израиль , АКШ, Куба, Россия, Украина һәм башкалар) йөзләгән музыкант кунак булды. Ә бездә узган сишәмбедә "Аллилуйя" җыр конкурсы лауреатлары Давид Кобиашвили, Юлия Беляева, Елена Галкина...

Бу атнада Казан шәһәрендә үткәрелгән яһүд музыкасы беренче халыкара фестиваленең бер өлеше безнең районның Мәдәният йортында үтте.
Республикабызның башкаласында бу көннәрдә дөньяның дистәләгән иленнән (Израиль , АКШ, Куба, Россия, Украина һәм башкалар) йөзләгән музыкант кунак булды. Ә бездә узган сишәмбедә "Аллилуйя" җыр конкурсы лауреатлары Давид Кобиашвили, Юлия Беляева, Елена Галкина чыгыш ясадылар.
Кунакларны һәм тамашачыларны сәламләп, район башлыгы Камил Нугаев мондый музыкантларны Болгар беренче тапкыр каршылый, дип билгеләп үтте. Нинди генә музыка булсын - яһүднекеме, татарныкымы, русныкымы, чуашныкымы, ул халыкларны берләштерә торган көч булып кала. Чөнки музыканың милләте дә, чикләре дә юк, һәм ул барыбыз өчен дә бер үк.
- Фестивальне оештыручылар безгә җыр һәм музыка сөючеләр кунакларны һәрвакыт ачык йөз белән каршылый торган шәһәрегездә булып кайтырга киңәш бирделәр, - диде Россия Федерациясендәге Израиль илчелегенең беренче секретаре Шломо Воскобойник. - Без моның чынлап та шулай икәнен күрдек һәм бүген сезгә төрле жанрдагы яһүд музыкасын тәкъдим итәргә бик шатбыз...
Сәхнәдән Израильнең язмышы һәм тарихы, бу илнең тормышын сурәтләгән җырлар яңгырады. Безнең тамашачы өчен бу яңалык булса да, зур кызыксыну уятты. Һәр җырны алкышларга күмделәр. Моннан тыш, концерт программасына радио һәм телевидениедән еш яңгырап, тамашачыга яхшы таныш булган "Хава нагила!", "Шалом алейкум!" кебек җырлар да яңгырады. Сәхнәдә теләгән һәр кеше өчен үткәрелгән яһүд биюләре буенча мастер-класс та онытылмас тәэсир калдырды. Тамашачылар да, биючеләр дә бик канәгать булдылар.
Бу кичә Болгар тамашачысының хәтерендә озак сакланыр. Чөнки яшь артистларның җырларын күңел биреп башкаруы беркемне дә битараф калдырмады. Алар инде бергәләшеп бер елдан артык эшлиләр, илебез буенча еш кына гастрольләргә чыгалар, ә соңгы вакытта исә чит илдә чыгыш ясарга чакырулар да килә башлаган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль

2
X