Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөмкинлекләр җитәрлек

Узган шимбәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә торак, мәдәни объектлар төзү һәм аларны файдалануга тапшыру, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту мәсьәләләре, агросәнәгать комплексындагы хәлләр һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Терлекчелекне тагын да үстерү, ит һәм сөт җитештерү һәм сатуны арттыру кирәклегенә аеруча зур игътибар бирелде. Киңәшмәдә бу мәсьәләдә безнең район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең файдаланылмаган мөмкинлекләре күп булуы билгеләп үтелде.
Бу мәсьәлә видеоконференциягә чакырылган фермер хуҗалыгы вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре арасында җитди сөйләшү үткәрүгә сәбәпче булды. Аларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Нугаев иң мөһиме - бу тармакта хезмәт куйган һәр кешенең эшкә җаваплы каравы, диде. Ни кызганыч, бүгенге көндә безнең терлекчелек тармагында да җитди проблемалар аз түгел. Шулай да Александр Планин, Александр Соленов һәм кайбер башка хуҗалык җитәкчеләре хәтта рсепублика дәрәҗәсендә дә югары уңышларга ирешәләр. Бу яктан алар башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Моның өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, булган проблемаларны хәл итү юлларын табарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев