Минһаҗев Зөфәр Идрис улы,
Бер мандатлы 2нче сайлау округы буенча Спас районы Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде. Мин 1966 елның 15 гыйнварында ТАССР Куйбышев районы Дала Йорткүл авылында туганмын. 1973 елдан 1981 елга кадәр - Урта Йорткүл урта мәктәбендә, 1981 елдан 1985 елга кадәр Тәтеш совхоз-техникумында...
Бер мандатлы 2нче сайлау округы буенча Спас районы Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде.
Мин 1966 елның 15 гыйнварында ТАССР Куйбышев районы Дала Йорткүл авылында туганмын.
1973 елдан 1981 елга кадәр - Урта Йорткүл урта мәктәбендә, 1981 елдан 1985 елга кадәр Тәтеш совхоз-техникумында укыдым.
1985-1987 елларда Кораллы Көчләр сафында хезмәт иттем.
Армиядән кайткач, Чапаев исемендәге колхозда инженер-механик булып эшләдем. 1990 елдан 1999 елга кадәр яңа оешкан "Якты Юл" колхозында баш инженер, аннары 2006 елга кадәр Нурислам Сафин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында рәис вазифасын башкардым.
2006 елда үземнең "Минһаҗев" крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып, бүгенге көндә дә шушы хуҗалыкта җитәкче урынбасары булып эшлим.
Мине Урта Йорткүл авыл җирлеге депутаты булып сайлаган очракта, авылны төзекләндерү өчен көчемне кызганмам. Авыл халкын борчыган проблемаларга игътибар биреп, аларны хәл итәргә тырышырмын. Аерым алганда, безнең урам юлларын елның теләсә кайсы вакытында транспорт белән йөрерлек хәлгә китерәсе килә. Шуңа күрә юлларга асфальт җәю мәсьәләсен мөмкин булганча тизләтергә кирәк. Кышын юллар даими чистартылып торырга тиеш, моны да игътибар үзәгендә тотачакмын.
Мине авыл җирлеге депутаты итеп сайлаган очракта су белән тәэмин итү проблемасын хәл итүгә дә зур игътибар бирәчәкмен.
Бер яктан караганда, бу проблемалар вак-төяк кебек тоелса да, безнең көндәлек тормышыбыз шулардан тора бит. Кешеләрнең кәефе шул проблемаларга бәйле. Авыл халкының көнкүреш шартлары уңай булсын, алар бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.
Авылыбызның бүгенге көне дә, киләчәге дә бары тик үзебездән генә тора. Шуңа күрә проблемаларны хәл итүдән беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Бергәләшеп тотынсак, уңышларыбыз да яхшырак булыр.
Мин авыл җирлеге депутаты итеп сайланган очракта, күрсәткән ышанычны аклау өчен көчемне кызганмам. Бөтен тырышлыгым авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлдереләчәк.
Халыкның ярдәменә таянып, үз программамны тормышка ашырырга тырышачакмын.
Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев