Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәҗбүри тәртиптә түләргә кирәк

Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрләр арасында дүрттән берсенең Пенсия фонды идарәсенә иминиятләштерү взносларын түләү бурычлары бар. Ә бит булачак пенсиянең күләме бу түләүләргә бәйле. Взнослар закон нигезендә, отчет вакытында эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарылганмы-юкмы булуына һәм аннан алынган керемнең күпме булуына карамастан, түләнергә тиеш. Акча эшмәкәр статусы алынганнан башлап, Бердәм дәүләт реестрыннан чыгарылганчы...

Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрләр арасында дүрттән берсенең Пенсия фонды идарәсенә иминиятләштерү взносларын түләү бурычлары бар.
Ә бит булачак пенсиянең күләме бу түләүләргә бәйле. Взнослар закон нигезендә, отчет вакытында эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарылганмы-юкмы булуына һәм аннан алынган керемнең күпме булуына карамастан, түләнергә тиеш. Акча эшмәкәр статусы алынганнан башлап, Бердәм дәүләт реестрыннан чыгарылганчы түләнә. Андый бурыч яшь ярымга кадәр бала белән өйдә утырганда да, эшмәкәр хәрби пенсия алган очракта да, иректән мәхрүм итү урыннарында яки Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән очракта да саклана.
Әгәр эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылмаса, акча түләмәс өчен теркәүче органда салым учетыннан төшәргә кирәк. Ә бүген взносларның күләме шактый зур, киләчәктә бу сумма тагын да артыр дип көтелә.
Пенсия фонды исегезгә төшерә: ел ахырына кадәр калган дәвердә барлык шәхси эшмәкәрләргә мәҗбүри тәртиптә иминиятләштерү взносларын түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев