Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матурлыктан күзләр камаша!

Ландшафт дизайны һәм интерьеры буенча иң яхшы Пенсия фонды идарәсе республика конкурсына Спас районы Пенсия фонды идарәсе коллективы да актив кушылды.

Бу максат белән Юлия Молоствова җитәкчелегендә биш кешедән торган эш төркеме төзелде. Территорияне бизәүгә аеруча зур игътибар бирелде, чәчәкләрне башта бүлмәдә үстерделәр, апрель аенда исә махсус әзерләнгән клумбаларга чыгарып утырттылар. Бүген Пенсия фонды каршыннан үтеп йөрүчеләр тирә-юньгә нур һәм ямь өстәп үсеп утыручы чәчәкләргә сокланып туя алмый. Мондагы төсләр балкышыннан күзләр камаша! Идарә хезмәткәрләренең төсләрне туры китереп барс, Рәсәй флагы символларын гәүдәләндерергә дә фантазиясе җиткән.
Сүз дә юк, территориядә тәртип һәм чисталык саклау өчен коллективка шактый тырышырга туры килә. Барысы бергә рәт араларын да йомшарта, билгеле бер вакытта чәчәкләргә су да сибә алар. Кыскасы, үзләре тудырган матурлыкны үзләре кадерләп саклый. Бу уңай тәҗрибәгә башка коллективлар да игътибар итсен иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X