Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәргә хөрмәт белән

Евгений СИНИЦИН, Никольск җирлеге башлыгы. Һәр җәмгыять турында аның өлкән яшьтәге кешеләргә мөнәсәбәте буенча фикер йөртәләр. Ветераннарны хөрмәт итү, аларга игътибарлы булу, алар турында даими кайгырту - безнең изге бурычыбыз. Халыкара өлкәннәр көненә хәзерлек башлангач, без җирле фермерларга бу изге эштә катнашырга тәкъдим иттек. Моңа теләп ризалашкан өчен рәхмәт аларга....

Евгений СИНИЦИН,
Никольск җирлеге башлыгы.
Һәр җәмгыять турында аның өлкән яшьтәге кешеләргә мөнәсәбәте буенча фикер йөртәләр. Ветераннарны хөрмәт итү, аларга игътибарлы булу, алар турында даими кайгырту - безнең изге бурычыбыз.
Халыкара өлкәннәр көненә хәзерлек башлангач, без җирле фермерларга бу изге эштә катнашырга тәкъдим иттек. Моңа теләп ризалашкан өчен рәхмәт аларга. Александр Спиридонов, Ашот Шахназарян, Александр Планин, Андрей Синицин, шулай ук җирлек башкарма комитеты бүлеп биргән акчага без 280 ветеранга азык-төлек җыелмалары бүләк иттек. Бүләкләрне үзләренең сайлау округларында депутатлар тапшыргач, очрашулар икеләтә файдалы булды.
Ветераннар исеменнән үзешчән артистларыбызга - авылыбыз мәдәният йорты сәхнәсендә концерт куйган мәктәп укучыларына һәм олыларга да рәхмәт әйтәсем килә. Әби-бабайлар тамашаны бик җылы кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев