Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлки районыннан хәрбигә Россия Герое исеме бирелде

Раил Габдрахманов Казанның танк училищесын тәмамлаган.

Әлки районы егете, Украинада барган махсус операциядә катнашучы  майор Раил Габдрахманов Россия Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Батырга бүләкне Россия Оборона министры Сергей Шойгу тапшырган.

Раилдән тыш, югары бүләкне Татарстаннның тагын бер хәрбие – Питрәчтән майор Иван Додосов та алган.

Бүген төнлә исә ике Герой да Казанга кайтып җитте. Аэропортта аларны ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, якыннары, туганнары, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешмалар вәкилләре каршылады.

Шулай туры килгән – Раил нәкъ Казанга кайтып төшкән көнне үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа 33 яшь тулган.

Батыр әйтүенчә, хәрби хезмәтне ул абыйсы киңәше буенча сайлаган. Казан танк училищесын тәмамлагач, Новосибирск, Кемерово өлкәсе һәм Алтайда төрле частьләрдә хезмәт иткән. Украинадагы махсус операциядә февральдән башлап катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев