Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Льготалы шартларда

Пенсия фондының Спас район идарәсенә еш кына пенсиягә кемнәрнең вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге барлыгын сорап мөрәҗәгать итәләр.

Бу категориягә керүчеләрнең берсе - инвалид балалары булган ата - аналар. Мәсәлән, П. исемле ханым мондый сорау бирә:" Миңа 49 яшь. 1994 елда туган балам бар, аңа бер елга инвалидлык бирделәр. Иминият стажым 22 ел. Инвалид баласы булган ана буларак, 50 яшькә җиткәч, мин вакытыннан алда пенсиягә чыга аламмы?"
Гамәлдәге закон нигезендә, картлык буенча вакытыннан алда хезмәт пенсиясенә чыгу хокукы баланың күпме вакыт инвалид булуына карамастан, балачактан инвалид баласы булган, аны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән ата-ананың берсенә: ирләргә - 55 яшькә, хатын - кызларга 50 яшькә җиткәч бирелә. Ләкин моның бер шарты бар: иминият стажы ирләрнең - 20 ел, хатын - кызларның 15 ел булырга тиеш. Баланың ничә яшьтә инвалид дип табылуы ата - ананың льготалы пенсиясенә тәэсир итми.
Әгәр дә инвалид баланың әнисе мондый хокуктан файдаланса, 55 яшькә җиткәч, ул пенсиянең бу төреннән инвалид баланың әтисе файдасына баш тарта ала һәм картлык пенсиясенә чыга.
Балачактан инвалидларның опекуннары булган яки аларны сигез яшькә кадәр тәрбияләүчеләргә мондый пенсия һәр ел ярым опека өчен бер яшькә азайтып бирелә, ләкин 5 елдан артык түгел - шулай ук иминият стажлары 20 һәм 15 ел булса. Димәк, Пенсия фондына мөрәҗәгать итүче әлеге ханым льготалы шартларда вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.
Бүгенге көнгә, Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, безнең районның 476 кешесе инвалид балалары булганлыктан, картлык буенча хезмәт пенсиясенә вакытыннан алда чыга алалар. Пенсия фонды идарәсе авыл җирендә инвалид бала тәрбияләгән яки биш бала һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән күп балалы аналар турында мәгълүмат базасы эшләнде. Алар бездә 85 кеше.
Шәһәр буенча да шундый ук эш алып барыла. Пенсия фонды идарәсе белгечләре балачактан инвалид бала тәрбияләүче һәм күп баласы булган аналарны тиешле документлар белән үзләренә чакыралар, бу документларны тиешенчә эшләп, вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен мәгълүматлар базасына кертергә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фонды льгота инвалид балалар

2
X