Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге хәзинә

Ел саен көз безне үзенең хәзинәләре белән шатландыра һәм гаҗәпләндерә.

Шәһәрдә яшәүче берәүнең бакчасында үскән менә бу болгар борычының авырлыгы, мәсәлән, ярты килограммга җитә, янәшәдә үскәннәре дә аннан калышмый. Хәер, борыч кына түгел, быел бакчаларда кыяр, помидор, ташкабак, суган, кишер һәм башка яшелчә уңышы бик мулдан булды. Иренмәсәң, кышка җитәрлек төрле әйберләр ясарга була.
Урмандагы гөмбәләр турында әйтеп тә торасы юк. Быелгы кебек аның уңган елы сирәк була. Гөмбәгә барган һәр кеше санаулы гына вакыт эчендә чиләген тутырып кайта. Бигрәк тә быел ак гөмбәләр бик күп булды, алар аеруча тәмле һәм файдалы. Шулай ук каен гөмбәләре, гөреҗдә, майлы гөмбәләр дә җыеп бетергесез.
Менә бу гаҗәеп зур яңгыр гөмбәсен генә карагыз әле (сулдагы рәсем). Бу гөмбәдән тулы бер туй табыны өчен ризык хәзерләп булыр иде. Аны мәктәпкә барганда Антоновка авылы укытучысы Александр Ануфриев һәм аның тугызынчы класста укучы кызы Екатерина күреп ала. Ерактан ул зур таш кебек күренә, якынрак килеп карасалар, исләре китә - гөмбә икән! Авырлыгы дүрт кило ярым. Менә бу могҗиза ичмасам!
Хөрмәтле газета укучылар, бәлки сезнең бакчагызда да кешеләрне гаҗәпләндерә торган шундый яшелчәләр үсәдер...Безнең табигатебез искиткеч матур һәм бик бай бит ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X