Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышны озатып, язны каршыладык...

Узган якшәмбе көнне, шәһәрнең үзәк мәйданында Кышны озату бәйрәме булды. Аны балалар да, олылар да бер үк дәрәҗәдә көтеп ала. Шуңа күрә бу көнне иртәдән үк халык бәйрәм буласы урынга ашыкта. Көне дә җылы булды, язгы кояш балкып торды. Бәйрәмгә килүчеләрне Болгар шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Алексей Тюленев котлады. Тамашычылар...

Узган якшәмбе көнне, шәһәрнең үзәк мәйданында Кышны озату бәйрәме булды. Аны балалар да, олылар да бер үк дәрәҗәдә көтеп ала. Шуңа күрә бу көнне иртәдән үк халык бәйрәм буласы урынга ашыкта. Көне дә җылы булды, язгы кояш балкып торды.
Бәйрәмгә килүчеләрне Болгар шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Алексей Тюленев котлады.
Тамашычылар алдында Полянка, Никольск, Өчкүл авыллары һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар концерт куйды. Теләге булган һәр кеше бәйрәмдә тәмле коймак белән чәй эчте. Кибетләр төрле тәм-томнар, шашлык саттылар.
Балалар рәхәтләнеп атларда йөрделәр, таудан чана шудылар, ә Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре алар өчен мавыктыргыч уен программасы оештырды. Курчаклар булып киенгән аристлар бәйрәмгә тагын да зур җанлылык өстәде.
Бәйрәм ахырында, традиция буенча, кыш карачкысын яндырдылар һәм күңелле итеп язны каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев