15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне.
Быел беренче тапкыр кулланучылар хокукын яклау көнен булдыруга 50 ел тула. Аннары ул закон нигезендә ныгытуга һәм дәүләт гарантиясенә нигез итеп алынды. Россиядә, моннан тыш, "Кулланучылар хокукын яклау турында" РФ Законын кабул итүнең егерме еллыгы билгеләп үтелә.
Хәзер бу көн "Безнең акчалар, безнең хокук: финанс хезмәте күрсәтү базарында кампанияләрне дөрес сайлау" өндәмәсе астында үтә, тагын бер тапкыр кулланучылар хокукына кагылган мәсьәләләргә битараф калырга ярамавын ассызыклый.
Гражданнарның кулланучы хокуклары буенча белемнәрен арттыру һәм килеп чыккан бәхәсләрне хәл итү юлларын табарга өйрәтүгә юнәлдерелгән төрле профилактик чараларны үткәрү буенча эшчәнлек 2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан өстенлекле юнәлеш итеп билгеләнде. Шуңа бәйле төрле чаралар, шул исәптән Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне уңаеннан, акцияләр һәм консультацияләр, гражданнарны урыннарга барып кабул итүләр, уку йортларында лекцияләр, викториналар, базарларда кизү торулар, пенсионерлар көндез була торган үзәкләрдә, ветеран клубларында очрашулар, азык-төлекккә дегустация ясау үткәрү күздә тотыла. Боларның барысы да кулланучылар сыйфатлы товар сатып алу күнекмәләре алсын өчен эшләнә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев