Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көтеп алынган бәйрәм

Үткән атнада авылыбызда күңелле бәйрәм булды. Халык кышны озату, язны каршылау бәйрәменә җыелды. Иртәдән үк язгы кояш үзенең нурларын мул сипте. Балаларның күңелләре шат, чөнки бу көнне алар түземсезлек белән көттеләр. Иртәдән халыкны бәйрәмгә чакырып музыка яңгырады. Мәдәният йорты каршында ике яклап өстәлләр тезелгән. Өстәлләрдәге самоварлардан пар күтәрелә, тәлинкә-табакларда тәмле...

Үткән атнада авылыбызда күңелле бәйрәм булды. Халык кышны озату, язны каршылау бәйрәменә җыелды. Иртәдән үк язгы кояш үзенең нурларын мул сипте. Балаларның күңелләре шат, чөнки бу көнне алар түземсезлек белән көттеләр.
Иртәдән халыкны бәйрәмгә чакырып музыка яңгырады. Мәдәният йорты каршында ике яклап өстәлләр тезелгән. Өстәлләрдәге самоварлардан пар күтәрелә, тәлинкә-табакларда тәмле коймаклар өелеп тора. Аларны социаль ярдәм бүлеге эшчеләре Ә. Хөснетдинова, М. Әһлиуллина, Г. Нуруллина, Г. Вилданова, Г. Габдрахманова, Г. Зәйнуллина, Н. Минхатыйпова, Г. Заһитова, Р. Галиева, Д. Хәбибуллиналар әзерләгән.
Бәйрәмне мәчет карты Фоат Зыятдинов азан әйтеп башлап җибәрде. Ул елның әйбәт килүен, бөртекләрне җиргә кертеп мул уңыш китерүен, вакытында яңгыр явуын, һәрбер кешегә исәнлек, игенчеләргә эшләрендә уңышлар теләде.
Алып баручылар Ф. Гыйльфанова белән Р. Каюмовалар Нәүрүз бәйрәменең кыскача тарихын сөйләделәр.
Н. Исламов, Р. Минһаҗев, К. Хәмидуллина, Р. Каюмова, Ф. Хәбибуллиналарның яз, хезмәт турында җырлары, апалы-сеңелле Моратовалар, Р.
Сәлимоваларның биюләрен халык яратып кабул итте.
Соңыннан бергәләп биеделәр, коймак белән сыйландылар, чәй эчеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Флера Хәйретдинова, Иске Рәҗәп авылы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X