Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупциягә һәм террорлыкка каршы

Кичә районның коррупциягә һәм террорлыкка каршы комиссия утырышы булды.

Комиссия әгъзаларыннан башка, аның эшендә төрле хезмәт вәкилләре, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Утырышка рәислек иткән Камил Нугаев, үзенең кереш сүзендә бу мәсьәләләр буенча хәлләрнең торышы белән таныштырды.

Төп докладны коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы урынбасары Евгений Купоросов ясады. Үз чыгышында ул коррупция проблемасына җәмәгатьчелекне тарту, тормыштагы бу бозыклыкка түзеп тормаслык мөнәсәбәт тәрбияләүгә зур әһәмият бирелүенә басым ясады. Бу юнәлештә безнең районда да зур эш алып барыла.

Террорлыктан саклану мәсьәләсен тикшергәндә предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең иминлек паспортлары булырга тиешлегенә игътибар ителде. Белем бирү һәм башка учреждениеләрдә автомат янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү урнаштырылырга тиеш.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина "Болгар" сәламәтләндерү лагерында бу яктан нинди эшләр алып барылуы турында сөйләде.

Утырышка йомгак ясап, район башлыгы районыбызда бу яктан хәлнең тотрыклы булуын билгеләп үтте, ләкин иминлек чараларын күрергә кирәк. Кешеләрнең тормышына бернинди куркыныч янарга тиеш түгел, шулай ук коррупциягә дә урын булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш коррупциягә һәм террорлыкка каршы комиссия