Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кисәтүе ансатрак

"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе тәмамланды. Акцияның безнең районда ничек оештырылуы турында прокурор урынбасары Фаил ГАЙСИН сөйли.

Мәгълүмати-профилактика айлыгында (ул 13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр үтте) барлык тиешле ведомстволар - көч структуралары, районның мәгариф һәм сәламәтлек учреждениеләре һәм башкалар катнашты. Прокуратурада үткәрелгән оператив киңәшмәләрдә алар эшендәге мөһим юнәлешләр билгеләнде. Наркотикларга бәйле җинаятьләр һәм наркотик матдәләрне таратуга каршы тору мәсьәләләре буенча халык белән аралашу өчен махсус почта тартмалары куелды, "кайнар линия" телефоны эшләде.
Нәтиҗәләр дә озак көттермәде: оператив мәгълүматлар буенча полиция хезмәткәрләре наркотик матдәләр кулланучы ике кешене кулга алды. Алар оперативникларны табиб билгеләгән дарулар куллануларына ышандырырга тырышсалар да, тикшерү барышында аларга беркемнең дә наркотик мәтдәләр билгеләмәгәне ачыкланды. Хокук бозуда гаепле дип табылган гражданнарга РФ Административ хокук бозулар кодексының "Табиб билгеләмичә генә наркотик яки психотроп матдәләр куллану" турындагы 6,9 маддәнең 1 өлеше буенча 4 мең сум штраф салынды, шулай ук алар биш тәүлеккә административ рәвештә кулга алындылар.
ЮХИДИ бүлеге һәм эчке эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре автотранспортта наркотиклар алып килү каналларын, шулай ук наркотиклардан исергән килеш автотранспорт чаралары белән идарә иткән затларны ачыклау максатыннан рейдлар үткәрде. Чара барышында мондый очраклар ачыкланмады, ә узган елларда наркотиклар кулланган килеш руль артына утырган берничә кеше тотылган иде. Экспертиза да моның шулай булуын ачыклады.
Балигь булмаганнарны наркотик матдәләр таратуга бәйле җинаятьләргә тарту очраклары да ачыкланмады.
Билгеле булганча, теләсә нинди хокук бозуны булдырмый калырга мөмкин, шунлыктан наркомания кебек афәтне профилактикалауга зур игътибар бирергә кирәк. Бу максаттан айлык кысаларында районның белем бирү учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бермә-бер активлашты. Укучылар төрле спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Тематик дәресләр, фильмнар карау барышында алар наркотикларның зыяны турында мәгълүмат алдылар. Прокуратура һәм полиция хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә профилактик әңгәмәләр үткәрде, баланы наркотиклар кулланудан саклауга багышланган мәсьәләләр ата-аналар җыелышында күтәрелде. Зур шәһәрләр белән чагыштырганда, безнең районда хәл алай ук кискен тормаса да, кул кушырып утырырга ярамый.
Статистика буенча, соңгы елларда наркотиклар куллануның артуы күзәтелә. Бу күбесенчә ирекле яки аз гына чикләнү белән сатыла торган даруханә наркотикларын, шулай ук "ванна өчен тозлар", "үсемлекләр өчен ашламалар" яки хуш исле тарту катнашмалары итеп сатыла торган дизайнер наркотикларын куллану артуга бәйле. Ә мондый наркотикларны кулланучылар кайбер сәбәпләр аркасында нарколог яки психиатр күзәтүе астына сирәк эләгә. Шуңа күрә мондый яшерен кулланучыларга авыруның башланып киткән чорында ярдәм күрсәтү мөмкин түгел.
Татарстан Республкасында Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре тарафынан әйләнештән чыгарылган тарту катнашмасыннан соңгы айлар эчендә генә 700 кеше зыян күргән, 30лап кеше үлгән. Мондый хәлне безнең районда булдырмас өчен кешеләрдән наркотик матдәләр куллану урыннары турында 3-00-18 телефоны буенча шалтыратуларын һәм хатлар өчен тартмаларга хәбәр салуларын үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев