Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кимчелекләр табылмаган

Яңа уку елы башланыр алдыннан районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшергән. Зур кимчелекләр ачыкланмаган, дияргә була. Тикшерелгән барлык обектлар да файдалануга яраклы дип табылган. Шулай да, тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, бердәнбер җитешсезлек - күпчелек авылларда янгын сүндерү өчен су юк. Гидрантлар бары тик...

Яңа уку елы башланыр алдыннан районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшергән. Зур кимчелекләр ачыкланмаган, дияргә була.
Тикшерелгән барлык обектлар да файдалануга яраклы дип табылган. Шулай да, тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, бердәнбер җитешсезлек - күпчелек авылларда янгын сүндерү өчен су юк. Гидрантлар бары тик Тукай, Танкеевка, Куралово, Өчкүл һәм Иске Рәҗәптә генә бар.
Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм социаль-көнкүреш биналарын автомат "Стрелец-Мониторинг" системасы белән җиһазлау турында кайгыртырга кирәк.
Әлеге система янгыннан саклау бүлеге пультына хәбәрне кеше ярдәменнән башка да җибәрә ала. Мондый җайланма әлегә "Родничок" балалар бакчасында, "Чайка" балалар, картлар йортында гына урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев