Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килешү - акчадан кыйммәтрәк…

Соңгы араларда күпчелек компанияләр акчаны экономияләү максаты белән гражданлык-хокукый килешүләр төзүгә өстенлек биреп, кешеләрнең теге яки бу оешмада даими эшләве турында онытып җибәрәләр булса кирәк. Шулай итеп, аларны вакытлыча йомыш үтәүче яки подряд эшләрен башкаручы ролендә генә калдыралар. Болай итәргә ярамый. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә якынча 7-8 миллион кеше хезмәт...

Соңгы араларда күпчелек компанияләр акчаны экономияләү максаты белән гражданлык-хокукый килешүләр төзүгә өстенлек биреп, кешеләрнең теге яки бу оешмада даими эшләве турында онытып җибәрәләр булса кирәк. Шулай итеп, аларны вакытлыча йомыш үтәүче яки подряд эшләрен башкаручы ролендә генә калдыралар. Болай итәргә ярамый.
Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә якынча 7-8 миллион кеше хезмәт килешүе төземичә генә эшли. Район прокуроры Дамир Яфизов аңлатып үтүенчә, хезмәт килешүләре кеше үзенең билгеле бер һөнәре, белгечлеге буенча эшләгәндә төзелергә тиеш. Кеше кыска вакытка яки сезонлы эшкә урнашканда да шулай булырга тиеш. Хезмәт килешүләре урынына гражданлык-хокукый килешүләр төзегән өчен эш белән тәэмин итүчегә 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Бары тик хезмәт килешүе төзегәндә генә эшченең отпускага чыгарга, больничный кәгазьләре өчен акча алырга хокукы була. Эштә җәрәхәтләнгәндә яки бәхетсезлек очраклары килеп чыкканда социаль страховой фондларыннан страховой пособие бирелә. Гражданлык-хокукый характердагы килешүләр төзегән очракта, эш белән тәэмин итүче социаль страховой фондына акча түләми, шуңа күрә эшчегә больничный кәгазьләре, пособиеләр буенча страховой түләүләр бирелми. Бары тик хезмәт килешүен тиешенчә төзегәндә генә пенсия фондына акча күчерелә. Ә менә гражданлык-хокукый килешүләр төзүчеләрнең бик сирәге генә пенсия фондына акча күчерә. Мондый килешүләрне киләчәктә дә сакларга кирәк. Шулай иткәндә генә акчаның күчерелү-күчерелмәвен теләсә кайчан тикшерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев