Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләр исәнлегендә экономия ясау урынсыз

Соңгы елларда дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын хезмәтне саклау проблемаларына җәлеп иткән акцияләр зур кызыксыну тудыра.

Әлфия Тәхәветдинова,
ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге җитәкчесе.
Производство җәрәхәтләре, профессиональ авыруларның саны артуы, тиешле эш шартлары булмау бүген аеруча борчылу тудыра.
Производствода булган бәхетсезлек очраклары кеше гомерен өзә һәм халыкның хезмәткә яраклы булган өлешенә зур зыян китерә.
Ел саен производствода меңнән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәт-ләре ала, 100дән артык кеше һәлак була. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматлары буенча, 2012 елның өч ае эчендә республикада производство бәхетсезлекләре нәтиҗәсендә 22 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук вакыттагы күрсәткеченнән 10 кешегә артык.
Производстводагы бәхетсезлекләрнең төп сәбәпләре - җитәкчелек ягыннан профилактика эшенә игътибар җитеп бетмәү, тиешле таләпләрне үтәүгә ведомстволар ягыннан контроль аз булу, тиешле эш шартларын тудыру өчен акчаның җитмәве, төп фондларның тузу дәрәҗәсе зур булуы, производство дисциплинасы бозылу һәм башкалар.
Хезмәт шартларын яхшырту буенча эш юнәлешләренең берсе - эш урыннарына аттестация ясау. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2012 елның 1 гыйнварына Татарстанда 258539, яки 57,2 процент эш урыннары аттестация үткән, анда 381354, яки 59,6 процент кеше эшли (2010 елда - 55,3 %).
Зыянлы хезмәт шартлары булган эш урыннарына аттестация ясау елдан-ел арта. Статистика мәгълүматларын анализлау буенча, файдалы казылмалар табуны оештыручы урта һәм эре предприятиеләр - эш урыннарының 92,3 % (республика күрсәткеченнән 35,1 процентка күбрәк), электр энергиясен, газ һәм су җитештерү һәм тарату предприятиеләре - 89,98% (32,78 процентка күбрәк), транспорт - 71,1 % (13,9% артыграк) һәм эшкәртү производстволары 62,3 % (5,1 % күбрәк) аттестацияне иң актив үткәрүен күрсәтә. Авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урманчылыкта эш урыннарына аттестация үткәрү дәрәҗәсе элеккечә үк түбән кала - 18,8%.
Республиканың 16 шәһәр һәм районында эш урыннарына аттестация ясау киң колач җәйгән. Мәсәлән, Азнакай (эш урыннарының 83,4 % аттестация ясалган), Әлмәт (81,1 %), Менделеевск (80,8 %), Лениногорск (80,4 %), Бөгелмә (74,4 %) һәм кайбер башка районнарда аттестация күрсәткечләре республиканыкын узып киткән (57,2%). Ә 2011 ел өчен Татарстанстат мәгълүматлары буенча, Казанда эш урыннарына аттестация ясау күрсәткече республиканыкыннан кимрәк - 48,7 %.
Бәйсез профсоюзлар Федерациясе оешмаларының Бөтенроссия киңәшмәсендә РФ хакимияте Рәисе Владимир Путин эшчеләрнең сәламәтлеге һәм гомере хисабына экономия ясауның урынсыз икәнен, аларны зарарлы производство факторларыннан саклауны арттыру һәм иминлекне тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте. Шулай итеп, Россия Федерациясе хакимиятенең хезмәтне саклау тармагында төп принцип - эшчәнлек барышында кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау приоритетларын тәэмин итү.
Бу максаттан Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан төрле чаралар - митинглар, мәгълүмат кампанияләре, конференцияләр, семинарлар оештырырга өнди. Мондый чаралар мәсьәләгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә һәм җәрәхәтләнүне, профессиональ авыруларны булдырмый калу, производство культурасын үстерү һәм эш урыннарында иминлекне арттыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев