Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше турында кайгыртып

Соңгы вакытларда шәһәрдә җәяүлеләр йөри торган сукмак-юлларның уңайлануы күзгә ташлана. Элек баскычлап эшләнгән урыннардан хәзер каршылыксыз үтәргә була. Хәтта коляскадагы инвалидлар да җайлы гына йөри ала.

Җәяүлеләр сукмагы "Уңайлы мохит" дигән республика программасын тормышка ашыру барышында тәртипкә китерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валерий Осокинның әйтүенә караганда, бу максат өчен республика бюджетыннан 500 мең сум акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, 400 мең сум район бюджетыннан күчерелгән. Әнә шуңа күрә шәһәр урамындагы сукмак-юллар яхшы якка үзгәрде.

Соңгы вакытларда кайбер учреждениеләрдә керә торган баскычлар да уңайлы итеп үзгәртелде, аларның һәрберсендә пандуслар ясалды. Авыш итеп эшләнгән мәйданчыклар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә коляскада керергә һәм бинадан чыгарга уңайлы итеп көйләнгән. Мәсәлән, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ишек төбен уңайлы итеп эшләү өчен - миллион сум, үзәк район хастаханәсендә 2,5 миллион сум акча тотылган. Биредә инвалидлар иркен йөри алсын өчен бина эчендә дә байтак эшләр башкарылган. Мәсәлән, йөкләр ташый торган лифт көйләгәннәр. Документларын эшләп бетергәч, аннан файдалана башлаячаклар.

Реклама

Инвалид коляскасында йөрүчеләргә үз йортлары подъездыннан чыгуы да бик уңайсыз. Шуңа күрә беренче катта инвалидлар яшәгән Гордеев урамындагы 5нче йортта, Нагаев урамындагы 29нчы йортта, Дзержинский урамындагы 10нчы йорттагы подъездлар уңайлы итеп эшләнде. Аларда пандуслар куелды, ишекләр киңәйтеп ясалды. Моның өчен 400 мең сум акча тотылган.

"Уңайлы мохит" программасы кысаларында бүлеп бирелгән бөтен акча эштә файдаланылган. Ләкин тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар моның белән генә бетми. Бу эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен мөмкин булганнарның барысы да эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар “Уңайлы мохит”

2
X