Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кем кайгыртыр?

Татьяна Смирнова, 2нче мәктәп укытучысы. Бу айда миңа Красный Вал авылыннан автобус белән безнең мәктәпкә укырга килүче балаларны озатырга туры килде. Беренче рейс 7 сәгать 30 минутта китә. Бу вакытта әле урамда шактый караңгы. Кызганычка каршы, авылда клуб янында гына ике лампочка яна, башка җирдә дөм караңгы. Ярый әле, балалар...

Татьяна Смирнова,
2нче мәктәп укытучысы.
Бу айда миңа Красный Вал авылыннан автобус белән безнең мәктәпкә укырга килүче балаларны озатырга туры килде. Беренче рейс 7 сәгать 30 минутта китә. Бу вакытта әле урамда шактый караңгы. Кызганычка каршы, авылда клуб янында гына ике лампочка яна, башка җирдә дөм караңгы. Ярый әле, балалар үзләре белән кесә фонаре алалар, телефоннары бар. Шулар белән яктыртып, тар сукмактан курка-курка ташландык йортлар яныннан үтеп, этләрдән куркып, көч-хәл белән автобус янына килеп җитәләр.
Районның башка авылларында да хәлләр нәкъ шулайдыр дип беләм. Бу мәсьәләне хәл итүе шулкадәр кыен микәнни?
* * *
Любовь Александрова.
Мин элек-электән кичләрен шәһәр урамнарында йөрергә яратам. Ни кызганыч, соңгы вакытларда бу уйдан кире кайтырга туры килде, чөнки көз башлану белән шәһәрнең күп урамнары караңгылыкка чумды. Хәтта шәһәр үзәге янындагы урамнарда да караңгы, читтәгеләре турында әйткән дә юк.
Тротуарларның, юлларның торышы да начар. Ел саен яз көне юллардагы чокырларны "ямап" чыккан булалар, ләкин нигәдер ул чокыр-чакырлар кимеми.
Шуңа күрә хәзер кичләрен чыгып йөрүчеләр күренми, ләкин эш анда гына түгел. Халык эштән караңгы төшкәч кенә кайта, балалар бакчасыннан нәниләрен алып кайтучыларга, кичкә кадәр шөгыльләнгән балалар сәнгать мәктәбе укучыларына да бу зур кыенлыклар тудыра. Бу битарафлык бәласеннән кайчан котылырбыз икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев