Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күчемсез милекне тизрәк теркәргә була

Күчемсез милек хокукларына һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәвен үткәрү вакыты хәзер 10 көнгә кыскарды. 30 июльдә үз көченә кергән Федераль закон 21.07.1997 елгы №122-ФЗ "Күчемсез милек хокукларына һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәвен үткәрү турында" Федераль законга шактый үзгәрешләр кертте. Шулай итеп, бу көннән башлап, күчемсез милек хокукларына һәм...

Күчемсез милек хокукларына һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәвен үткәрү вакыты хәзер 10 көнгә кыскарды. 30 июльдә үз көченә кергән Федераль закон 21.07.1997 елгы №122-ФЗ "Күчемсез милек хокукларына һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәвен үткәрү турында" Федераль законга шактый үзгәрешләр кертте. Шулай итеп, бу көннән башлап, күчемсез милек хокукларына һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәвен үтү вакыты бер ай түгел, ә 20 календарь көн тәшкил итә. Икенче төрле әйткәндә, сату-сатып алу, бүләк итү килешүләре; физик (юридик) затлар арасындагы аренда килешүләре; биналарны (торак һәм торак булмаган йортларны) бүлү өчен килешүләр буенча милек хокуклары, шулай ук җир участокларын межалау үткәргәнән соң (5 участоктан артык барлыкка килгәндә) милек хокуклары хәзер 20 көн эчендә теркәлергә тиеш.
Торак биналар ипотекасына килгәндә, аңа дәүләт теркәве үткәрү өчен элеккечә үк 5 көн, җир участоклары, биналар, корылмалар, торак булмаган биналар ипотекасын теркәү өчен 15 көн бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев