Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күбрәк өлкәннәр гаепле...

Балаларның көзге каникуллары вакытында "Игътибар-балалар!" дигән Бөтенроссия профилактик чараның өченче этабы үткәрелде.

Зилә Фәсхетдинова,
ЮХИДИ бүлеге инспекторы.
Юл-транспорт хәрәкәтендә балалар да зур зыян күрә, чөнки бу яшьтә аларның үз-үзләрен саклау инстинкты җитәрлек түгел. Юлда бәхетсезлеккә эләккән балалар өчен күбрәк өлкәннәр гаепле.
Юлда машиналар туктаусыз арта бара һәм ул балалар тормышы өчен һәрвакыт хәвеф-хәтәр чыганагы булып тора. Статистика мәгълүматларына караганда, каникуллар вакытында балалар катнашында юл һәлакәтләре бигрәк тә нык арта. Шуңа күрә бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре өч тапкыр рейд үткәрделәр һәм тагын бер тикшерү балигъ булмаганнар эше һәм балалар хокукын яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашында оештырылды.
"Игътибар-балалар!" чарасы барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның берничә очрагын ачыкладык: 30 тапкыр шоферларны, 7 тапкыр җәяүлеләрне туктатырга туры килде. Яшүсмерләр арасында да игътибарсызлар шактый булды: велосипедта йөрүче 5 бала, 1- скутерда йөрүче, 3 җәяүле кисәтелде.
Балаларның юлда имгәнүләрен кисәтү өчен район мәктәпләрендә, техникумда, балалар бакчаларында, шулай ук шоферлар һәм транспорт оешмалары җитәкчеләре арасында тематик әңгәмәләр үткәрелде. Шушы ук мәсьәлә мәктәптә ата-аналар җыелышында һәм мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәләрендә тикшерелде.
"Автокресло-балаларга!" акциясе барышында да кисәтүләр күп булды:балаларны машинада беркетүсез йөртүнең 14 очрагы һәм иминлек каешыннан башка 15 очрак ачыкланды. Кагыйдәне үтәмәүчеләргә 500әр сум штраф салынды. Бәлки шундый юл белән ата-аналар үз балаларын зур куркыныч астына куюларын аңларлар. Нәкъ шушы сәбәпләр аркасында моннан ике ел элек безнең районда бер бала үлде. Әтисе руль артында йоклап китә һәм машина кюветка төшә. Әгәр бала автокреслода булса, бәлки исән калыр иде.
Юлларда йөргәндә балалар иминлеге беренче урынга куелырга тиеш, бу турыда онытырга берәүнең дә хакы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев